Илфак Шиһапов бала алып кайтырлык яңа хатын эзли

Нурлат ягыннан искиткеч күңелле хәбәр килеп иреште: 72 яшьлек бер бабайның үзеннән 34 кенә яшькә яшьрәк хатыны бәбәйләгән. Күңелгә рәхәт булып китте, чөнки сер булса да әйтим, инде 48 тулса да, әле бер булса да бәбәй таптырып, үстерәсе килә минем. Чынлап, мәгәр. Яратам балаларны. Почти ике тапкыр өйләнеп, торып караган булсам да, өйләнү теләге дә ничектер бетмәгән икән әле.

 Әлеге Нурлат бабае турындагы хәбәрне ишеткәч, аның хатыны яшендәрәк булган бер хезмәттәшем һич гаҗәпләнмичә генә: “Ә нәрсәсе бар, исәнлеге булса, пенсиясе стабильно килә бит аның, үсә инде ул бала», —  дип куйды. Чынлап та, татарда: ”Һәр бала үз ризыгы белән туа”  дигән гыйбарә дә бар ич.Минем бер ераграк бабайның соңгы малае, үзенә җитмеш алты тулгач туган. Үзе үстереп, кеше итеп, аякка бастырган аны йөзгә кадәр диярлек яшәгән бабакай. Ну, анда хатыннар да бер-ике генә булмаган инде булуын — бергә үстерешкәнннәрдер.

Минем беренче хатыннан туган балалар күптән үсеп бетеп, үз тормышлары белән яшиләр инде. Икенче “пачти” хатын булганына да, торак мәсәләсен хәл итешеп, анысы да егет булып килә. Өч бала-баламени — тагын кирәк. Тик кемнән таптырырга? Нурлат бабакай хатыны кебекләрне эзләргә әлегә ярамый — монысына махсус маддә каралган, ниндиерәкне эзләргә соң?! Әле бит бала ясау өчен мәхәббәт дигән бер «кәһәр» хис тә кирәк диләр.

Анысын табып булырмы икән? Нинди була соң анысы? Газетабызның баш мөхәррриренә шушындыйрак нәрсә языйм әле дигән идем, «Яз»  диде. Бәлки гәҗит аша табып буладыр ул башларны иләсләндерә торган, искиткеч мәхәбббәтне? Әллә танышу сайтына мазар белдерү биримме икән? “Вконтакте” сайтында язгалыйлар үзе язуын да, тик интернет аша танышу, ничектер, мунча төннегеннән карап кыз сайлап йөргәнне хәтерләтә миңа.

Юк, тегеләй уйласам да, болай уйласам да, бәләкәй бәбәй тәрбияләп үстерәсе килү теләге сүнми бит. Ул сабыйның беренче авазлар әйтүенә, беренче үрмәли башлавына, беренче адымнарына,беренче сүзләренә шатланулар… Тормышның бар асылы шунда түгелмени?!

Юк,теләсә ни дисенннәр,тагын бер өйләнеп, бер булса да бәбәй үстереп карыйм әле мин. Уемда да юк иде инде кебек, шушы Нурлат бабае күңелне кузгаты. Ул булдырганны мин булдыра алмаммы әллә? Рәхмәт сиңа абзый, яшәргә өмет биргәнең, омтылырга максат биргәнең өчен. Хәзер синеке кебек яшьрәк хатын табасы гына калды. Анысы гына җайланыр дип уйлыйм -статистика әлегә безнең яклы….

Илфак ШИҺАПОВ
Шәһри Казан

Фото: business-gazeta.ru

Бәйле