Колготки җыючы инвалид дигән егет Вконтактедан юкка чыга, Ләйсән Мәхмүтова, җырчылар шок кичерә

Дөньяда төрле сынауларга, авыруларга дучар булган ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп. Әмма араларында ялган юл белән акча эшләүчеләр, яки психик яктан сәламәт булмаучылар да бар. Ленар Хафизов үзен 26 яшьлек инвалид егет дип таныштыра. Егет ярдәм сорап эстрада артистларына мөрәҗәгать итә.  Тик шунысы гаҗәп: ул җырчылардан акча түгел, ә келәм тегү өчен колготкилар сорый. //Интертат.ру//

Колготки җыючы инвалид егет җырчыларны алдаган?!

 Мамадыш районында яшәүче Ленар үзенең язмышын болай бәян итә: Моннан 5 ел элек аның тормышында зур фаҗига булган. Сөйгән яры белән туй күлмәге алырга барганда, алар утырган машинага икенче бер машина килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, булачак кәләш һәлак була, Ленар исә гомерлеккә инвалид булып кала. Ә узган ел егет якын кешесе – әнисен җирли. Кайгыга баткан егет ялгызлыктан арыну өчен үзенә шөгыль таба: колготкилардан келәмнәр тегә башлый. Интернеттагы аккаунтына колготки һәм келәм фотоларын да куя.

Ленар интернет челтәрендә Әтнә районыннан бер кыз белән таныша. Бу хәлләрне сөйләп кызда ышаныч уята, колготкилар җыюда ярдәм итүен сорый. Ул ризалаша һәм кызның өенә төрле җирләрдән колготкилар китерә башлыйлар. Җыелган колготкиларны Ленарның Альберт исемле дусты килеп ала торган булган. Колготки «җене» кагылган Ленар эстрада артистларына да яза башлый. Җырчылар аны кызганып, колготки гына түгел, акча җыюга керешә. Хәтта хәйрия концерты оештырырга, телевидение чакыртып сюжет төшерергә җыеналар.
Егет акчадан баш тарткач, җырчылар шикләнә башлый. Раил Рамазанов, Ләйсән Мәхмүтова һәм башкалар аның белән элемтәгә кереп очрашырга тәкъдим итә. Ләкин Ленар очрашуга каршы булуын белдерә. Җырчылар бу егетнең чынлап та Ленармы икәнен белергә теләп, Мамадыш депутатларына, районның ЗАГС, полиция идарәсенә мөрәҗәгать итә. Әмма «Мамадыш» совхозы бистәсендә Ленар Хафизов исемле кешенең яшәмәве билгеле була.
«Ни өчен колготкилар җыясың? Чын исемең кем?» — дип СМС-хәбәр язалар Ленарга. Ләкин ул җавап бирүдән баш тарта. Җырчылар Ленарга халыкны алдамаска, интернеттагы аккаунтын юк итәргә киңәш итә. Ленар шулай эшли дә. Фотодагы яшь егетнең сау-сәламәт Алмаз Сәйфиев исемле кеше булуы да ачыклана. Ленар чынлап та инвалидмы, келәмнәр тегәме, әллә фотолар интернеттан алынган булганмы? Бу егетнең фетишист (хатын-кызның эчке киеменнән, аңа кагылудан канәгатьлек кичерүче кеше) булуы да мөмкин. Ярдәмгә мохтаҗ булса, ул очрашудан баш тартыр идеме? Хәер, моны инде ачыклау мөмкин түгел, чөнки Ленар юкка чыкты, телефоны да сүнгән. «Кешегә ярдәм иткәнче, аның турындагы мәгълүматны тикшерергә кирәк икән»,  – ди Ленарга чын күңелдән ярдәм итәргә теләгән артистлар…
Эльвира ШАКИРОВА

Бәйле