Казанда 14 яшьлек кыз бала юл хәләкәтендә җәрәхәтләнә

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Казанда җәяүле баланы бәрдергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

20 октябрьдә Товарищеская урамында иртәнге сәгать 10 да автомобиль йөртүчесе көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә 14 яшьлек кыз баланы бәрдереп киткән. Нәтиҗәдә, мәктәп укучысының уң кул чугы җәрәхәтләнгән. Автомобиль йөртүче һәлакәт урыныннан качкан.

Тәртип сакчылары әлеге хәлнең шаһитларын һәм машина йөртүчене тэзли. Булган мәгълүматны 5-333-819 телефоны аша җиткерү сорала.

Бәйле