Oscar & c7c5 төркеменең Камалда «Буяулар» тамашасы ничек үтә?

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Гыймадиева). Кичә Казанда ирекле татар музыкасы тарафдарлары Oscar & c7c5  татар төркеме башкаруында концертын арады. «Буяулар» дип аталган әлеге программа перфоманс рәвешендә әзерләнгән иде.

a034

Программаның сценаристы Рәдиф Кашапов сценарийны Ирек Мусин, Ленар Әхмәтов, Ирина Антонова, Хәмзә Шәрипов, Альфрид Шәймәрданов һәм башка татар рәссамнарының фикер, хис-кичерешләренә нигезләнеп язган. Программаның нигезен рәссамнарның картиналарына тәгаенләнгән монологлар тәшкил итте. “Бу концерт-спектакль рәссамнарның һәм киң мәгънәдә артистларның эчке дөньясына багышланган. Концерт барышында актерлар документаль моноглардан өзекләр укый. Һәрбер монолог реаль шәхестән яздырып алынган. Мәсәлән, бу юлы бездә Татарстан рәссамнары. Алар арасында яшьләр дә, олылар да, ирләр дә, хатыннар да, рус теллеләр дә, татар теллеләр дә бар. Гомумән, күптөрле юнәлеш вәкилләре. Без аларның истәлекләреннән, хикәяләреннән бер тәмамланган фикер чыгарырга булдык”, — дип сөйләде тамашаның режиссеры һәм продюсеры Ильяс Гафаров.

Концертны  К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Гүзәл Галиуллина һәм Зөлфәт Закиров алып барды.

“Бу проектны без үзебез уйлап чыгардык. Уйлап чыгару авыр да түгел, кешесе генә кирәк. Рәссамнәр белән танышып, без шушы чараны берләштердек. Аларның ризалыгы белән рәсемнәрен алдык. Шул картиналарга карата үзебезнең җырларыбызны чиратлаштырдык”, — дип уртаклашты Oscar & c7c5 төркеме солисты Оскар Юнысов.

a036

Концерт-перформанс җанлы яңгырашта үтте. “Җанлы тавыш белән җыр башкару татар эстрадасында киң таралмаган икәнен һәрберебез белә. Бөтен дөньяда, Россияда ул бер стандарт булып санала һәм әгәр дә без үзебезнең мәдәниятебезнең үсешен телибез икән, без югары стандартларда эшләргә тиеш, алардан түбән төшәргә ярамый. Бу стандартны без күтәрмибез. Татарларда да мондый матур үрнәкләр бар. 10 ел элек Г. Камал театрының зур залында матур яңгырашлы җанлы музыка фестивале үткән иде. Зөлфия Камалова, Әнвәр Измайлов, Дәниз Бәдретдин һ.б. катнашында. Менә шундый кешеләр безне илһамландыра”, — дип сөйләде Ильяс Гафаров.

Оскар Юнысов үзе исә җанлы тавыштан башка икенче тавышны белмим, ди. “Башканы якын да күрә алмыйм, чөнки җанлы музыка – ул ихласлык. Һәрбер төркем үзенчәлекле. Һәрбер концерт төрлечә үтә. Һәрбер җырчы үз нотасын үзенчә ала. Шуны берләштергәндә мондый музыка туа”, — дип аңлатты ул.

a037

Ильяс Гафаров әйтүенә караганда, Oscar & c7c5 төркеме стилен, гади итеп әйткәндә, татарча рок дип атарга мөмкин. “Алар үзләренең музыкаларына рокның барлык төрләрен сеңдереп баралар”, — ди ул.

Оскар исә үз иҗат юнәлешен ул берничек тә атамый. “Без җырлыйбыз гына, ә аны кеше  атый. Һәрбер кешенең үз юлы. Мин халык җырларын да бик хөрмәт итәм. Кеше күрмәгәндә мин аларны җырлыйм да. Ул җырларны җырлар өчен артистларыбыз бар һәм алар җырласыннар, ә минем үз юлым”, — ди ул.

a038

Концерт-перформанска җыелган даирә арасында тамашачыларның күбесе яшьләр иде.

Татар тамашачысын Ильяс Гафаров ялкау дип атады. “Аларның һәрберсенә шушы чара турында аерым аңлатып тормасаң, кешеләр таралышып бетә, ләкин бу чарага килгән кешеләр үкенмәсләр дип ышанасы килә”, — диде ул.

 

Бәйле