Әнисе эшкә киткәч, әбисе яшь ярымлык оныгын приютка озаткан

Әнисе Мәскәүгә эшкә киткәч, баланы махсус учрежденигә алып киткәннәр.

Әлегә кадәр булган мәгълүматлар буенча, Чаллыда яшәүче хатын-кыз яшь ярымлык баласын әнисенә калдырып торып, бер атнага Мәскәүгә эшкә киткән.

Әмма әни кеше өенә кайтып кергәч, әбисе сабыйны балалар өчен махсус учреждениегә бирүе ачыкланган. Эш шунда ки, өлкән яшьтәге ханым участок полициясенә берничә тапкыр шалтырып, баланы алып китүләрен таләп иткән. Кулын авырттырганлыктан, баланы карау авыр булган, имеш. Шунысы да мәгълүм: әби кеше кызының чит шәһәргә эшкә китеп эшләвенә дә каршы булган.
Нәтиҗәдә, 14 октябрьдә булган балигъ булмаган балалар эше буенча комиссия карары белән, малай Балалар йортына тапшырылган. Ә биш көннән соң аны әнисенә кайтарганнар.
— Тикшерү вакытында Прокуратура әни белән әбинең һәм шулай ук сабыйны алып, махсус учреждениегә урнаштыру буенча җаваплы кешеләрнең эш-гамәлләренә бәя бирәчәк, — дип хәбәр итә Татарстан прокуратурасы.

Бәйле