Футбол буенча дөнья чемпионаты талисманы ачыкланды

Шимбәгә каршы төндә 2018 елда Россияда узачак футбол буенча дөнья чемпионатының рәсми талисманы ачыкланды. Тавыш бирүдә Бүре җиңеп чыкты. Аңардан кала, ДЧ талисманына Песи һәм Амур Тигры дәгъва белдергән иде.
Исегезгә төшерәбез, Россиядә дөнья чемпионаты 2018 елның 14 июненнән 15 июленә кадәр узачак. Турнир матчлары Казан, Мәскәү, Калининград, Санкт-Петербург, Волгоград, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Сочи һәм Екатеринбург шәһәрләрендә үтәчәк.

Бәйле