Бу көннәрдә биш кыз туганнан торган “Кызлы йорт” төркеме яңа клипларын тәкъдим итте.
Клип “Туганнарым” җырына төшерелгән. Жырның авторы Зифа Нагаева. Әлеге премьера турында Рәфинә Ганиуллина инстаграм битендә дә язып үтте:
“Ниһаять безнең “Туганнарым” жырына клип әзер булды! Клипның нигезендә безнең язмыш сурәтләнгән…
Һәрвакыт көрәштә, сынауларда сынмыйча..көчле рухлы герой Ана, без – биш кызны, берүзе тәрбияләп…аякка бастырды!
Әниебез, синең хәзер безнең уңышларыбызга сөенеп, рәхәт-матур тормышларда, безнең белән горурланып яшәр мәлең! Ә без синең өметләреңне акларга бурычлы!
Сайлагансың бер үзеңә…
Күпме соң без, азмы соң?
Күп булсак та, аз булсак та…
Бишебез – биш язмышың!” дигән Рәфинә.