Картайган көндә җүләрләнүме, әллә олы мәхәббәтме? [булган хәл]

Мин 4 яшьтән үги әти белән үстем. Үземнеке белән әни аерылган булган. Гаиләдә тагын балалар туды. Мин 12 яшькә җиткәндә инде ике энем, бер сеңелем бар иде. Үги ата мине какты, әни дә йомшак булмады. Үземнең әти эчәргә яраткач, минем исем “алкаш баласы” гына иде. Мөгаен, мәхәббәттән түгел, очраклы гына ятудан яралганмындыр инде мин.

Бала вакытта баштан сыйпаучы да булмады. Үз дөньяма бикләнеп яшәдем. Бик кыргый идем. 5 нче классларда укыганда, бик каты чирләдем. Район сырхауханәсендә бер ай “үләм” дип кычкырып яткач, мине Казанга алып киттеләр. Керәшеннәр әйтмешли, “начылый” исән калдым. Күп дәресләр калды, юньләп укып та булмады. Вакытым күбрәк сырхауханәләрдә ятып үтте. Үземне аякка бастырган табибларга, шәфкать туташларына кызыгып, үскәч, медик буласым килгән иде. Ләкин укырга кергәндә балл җитмәде. Авылдан барыбер китәргә кирәк дип, Чаллыдагы 64 нче һөнәр училищесына укырга кердем. Аннан заводта эшләдем, тулай торакта яшәдем. Шунда торганда, бер егет белән таныштым. Аңа үлеп гашыйк булдым. Ике ел йөрдек, бер-беребезне бик ярата идек. Рафис, авылга кайтып, безнең турыда әтиләренә әйткән. Ләкин ата-анасы очрашуыбызга каршы булды. Әтисе авылда мулла булган икән. Мине керәшен кызы дип, алдырмадылар.

Шул вакытларда ничек елаганымны белсәгез! Рафисны: “Бүтән күземә күренмә!”  дип, ачулана-ачулана куып чыгаруларым әле дә күз алдымда. Ул мине ошатса да, аталары сүзеннән чыга алмады. “Яратам, мәңгегә бергә булачакбыз!”  дип антлар биргән егетем, шулай итеп, миннән бик тиз бизде. Атасы сүзен закон дип кабул иттеме, белмим, ләкин безнең бергә калу җаен берничек тә хәл итәргә тырышмады. Дөрес, берәр ай узгач, кичкә таба ишегемне шакыды ул. Бераз салган, аңлашасы килә ди. Тел төбеннән аңлап алдым – мине сагына, ярата, ләкин әтиләреннән курка. Шуңа күрә минем белән яшерен рәвештә генә очрашып яшисе килә икән! Җен ачуларым чыгып, бураннар уйнатып, бүлмәмнән очыртып чыгардым. “Бүтән якын киләсең булма!”  дип ишегемне шап итеп ябып та куйдым.

Берничә ай үткәч, мине Түбән Камага, энемнең туена чакырдылар. Шунда үги әти ягыннан туган тиешле бер егет белән таныштым. Туй буе янымнан китмәде, биедек, күңел ачтык. Валера, мыштым гына егет, мине ошатып йөрде. Күп сөйләшми, ипле сыман күренә. Озак та тормый, ул кияүгә чыгуымның сорап килде. Өч айдан без өйләнешеп тә куйдык. Элекке егетемә ачу итеп кенә, әлләни ошатмыйча гына чыккан идем, 28 ел гомер иттек. Ике бала таптым. Табиблар бөтенләй табарга кушмаганнар иде. Икесен дә ярып алдылар. Шөкер, сәламәт булып үстеләр. Кызым Вера инде тормышка чыкты. Ике баласы бар. Валентин югары уку йортының соңгы курсында укый. Шулай матур гына яшәп ятканда, ирем үлеп китте. Ир үлгәч, бик еладым. Яратып тормасам да, балалар атасы иде бит ул. Сәламәтлегем какшап, тагын йөрәк борчый башлады. Ике ел элек йөрәккә операция ясаттым.

Ялгызлыкны бик авыр кичердем, саташыр дәрәҗәгә җитә идем. Кеше белән яшәп ияләшкәч, үзеңә генә бик ямансу икән шул. Берәр юньле кеше белән тормыш корасым килә дип йөри идем, очрады бит андый кеше. Ләкин гаиләле. Миннән шактый яшькә олырак та. Инвалидлар белән Санкт-Петербургка сәяхәткә баргач, очраштык. Акыллы, ипле кеше. Миңа багышлап, шигырьләр язды, җырлар җырлады. Үз гомеремдә мондый җылы сүзләрне ишеткәнем булмаганга, тәмам башым әйләнде. Ун көн буе мин мәхәббәт диңгезендә йөздем. Илгизәр мине яшьлегемә кайтарды. Мин үземне яратырга, яратылырга хаклы итеп тойдым. Аның белән уздырган татлы төннәр бөтен тәнемне оетып, рәхәтлек биреп тора. Илгизәрнең бер шигырен блокнотыма да язып куйдым. Мондый юллары бар:

“Карадың да минем күзләремә, йөрәгемә утлар салдың син.
Шунда сиздем: кыргый йөрәгемне кулың белән тотып алдың син.
Шунда күрдем кыргый йөрәгемнең фәрештәсен, яңа хуҗасын.
Җаным белән тойдым гомеремнең синнән башка нурсыз узасын…”

Белмим, бу мәхәббәтме, картая барганда, бер җүләрләнү генәме? Хәзер көн дә аның шалтыратуларын көтәм. Шалтыратмый торса, ачуым килеп, аны “кара исемлек”кә дә тыгып куям. Ләкин әле онытып булмый. Сәфәрдән кайтканга биш ай булды. Илгизәр белән күрше районнардан булсак та, әле кайткач, очрашканыбыз юк. Ул югыйсә, киләм дип кат-кат әйткән иде.

Ир-ат өчен чит хатыннар – бер күңел ачу чарасы гына инде ул, беләм. Ләкин ошатмаса, андый шигырьләр язар идеме? Минем йомшак характерлы, бер җылы сүздән дә эрергә торганымны сизеп, шулай артистландымы? Онытырга тырышам, бергә булмаслыгыбызны да күңелем белән аңлыйм. Ләкин йөрәк каршы килә, һаман нәрсәгәдер өметләнә.
Тамара.

Безнең авыл гыйбрәте

Бәйле