Миләүшә Айтуганова чираттагы фильмын төшерә. Бу юлы «Тапшырылмаган хатлар» әсәре буенча [фото-видео]

Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча төшерелә торган фильмның беренче рәсми тизеры чыкты. Билгеле булганча әлеге фильм “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында төшерелә.

Фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итүенчә, авылда кино төшерү эшләре төгәлләнгән, хәзер Казанда төшерү эшләре бара. Әсәрдәге Әдрәс авылы урынына Биектау районының Зур Кавал авылы сайланган. Төп рольне башкаручы Камал театры актрисасы Гүзәл Минакова: “Галиянең ике периоды бар. 29-30 яшьлек чагын Зур Кавал авылында төшереп кайттык. Хәзер аның студент елларын, 18 яшьлек чорын төшерәбез. КФУ, Иске татар бистәсе, театр янында төштек,”  дип сөйләде.

Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильмның чыгу вакыты әлегә төгәл билгеле түгел. “Хәзер безнең төп бурыч – сыйфатлы кино төшерү. Яратып укылган әсәр, шуңа халык кабул итәр дип уйлыйм,”  дип белдерде ул.

Галия ролен башкаручы Гүзәл Минакова төшерү эшләре уңышлы баруын әйтеп үтте. “Моңа кадәр төрле эпизодларда төшкәнем булса да, кинода бу минем беренче зур ролем,  ди ул.  Роль өчен бик борчылам, бик катлаулы, шул ук вакытта ул миңа бик якын да. Галия саф, чиста, шул ук вакытта күпьяклы образ. Аның белән килешмәгән чакларым да була. Ләкин уртак якларыбыз да бар. Мин дә ул укыган китапларны укыдым, классик музыка яратам,” ди ул.

Гүзәл Минакова кинога төшерү барышында балаларының да янында булуын әйтте. “Минем ике улым бар: Арысланга 3 яшь тә 5 ай, Әскәргә 1 генә яшь. Кечкенәсен әлегә үзем ашатам. Балаларны янымда әнием карап тора. Шул ягы бераз кыенрак,”  диде ул.

Татар-информ

Бәйле