Татарстанда мәктәп укучысының һәм аннан бала тапкан 19 яшьлек кызның туе булган

Бөгелмәдән НТВның “Говорим и показываем” программасы буенча бөтен илгә танылган «геройлар» өйләнешкәннәр икән.

Октябрь башында телепрограммада Бөгелмәдә 15 яшьлек Ян Беляевтан кыз бала тапкан 19 яшьлек Кристина Клочкова турында сүз булды. Инде хәзер әти кешегә яңа гына 16 яшь тулган һәм алар өйләнешкән.

Алар танышканда Ян әле 14 яшьтә генә булган. Балигълык яшенә җитмәгән кешедән бала тапканга Кристинага карата җинаять эше кузгатылган һәм 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза янаган. Аны коткару өчен Ян, 16 яшь тулгач мин аңа өйләнәм, дигән һәм шулай эшләгән дә. Аларның 2 айлык баласының әтисе кем булуы әлегә язылмаган.

Бөгелмәлеләр вакыйгасын шулай бәян иткән Баулының “Слава труду” газетасында Клочкованың моңа кадәр хөкем ителеп, балигъ булмаганнар колониясендә 1 ел 10 ай тотылуы турында әйтелә. Кристинаны анда әнисе тапшырган булган. Баласын колониягә тапшыруының сәбәбен, ул мине тешләде, шуңа чара күрергә туры килде, дип, ток-шоуда тәнендәге теш эзләрен күрсәткән.

Бәйле