«Татар җыры» һолливуд артистларын чакырмакчы

17 декабрь көнне Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә татар эстрадасы дөньясының мөһим вакыйгасы, зур концерты «Татар җыры» фестивале узачак. Унҗиденче ел рәттән үткәрелә торган әлеге күркәм тантанада иң популяр артистларга «Алтын Барс» халык премиясе тапшырылачак.

Оештырылу дәрәҗәсе, масштабы белән дат тоткан «Татар җыры»ның артистлары гына түгел, тамашачылары да үзенчәлекле. Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасы җитәкчелеге, спортчылар, күренекле сәясәтчеләр, чит илдә яшәүче милләттәшләребез һәм башка дәрәҗәле шәхесләр бар.

Фестивальне оештыручылар ел да тамашачыны сюрпризлар белән сөендерә, ел да камиллеккә омтыла. Тамаша шулай ук техник яңалыклар, уникаль проекцияләр, махсус эффектлар, оригиналь ачышлар белән шаккатырудан туктамый. Быел да «Барс-Медиа» татар медиагруппасының көчле командасы фестивальнең баш режиссеры Ирина Алешина белән берлектә яңалык әзерли.

Тамашаны, гадәттәгечә, «Татар җыры»ның алыштыргысыз алып баручылары — «Татар радиосы» радиостанцияләрнең баш мөхәррире Айваз Садыйров һәм Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова алып барыр дип көтелә.

«Татар җыры»н «Барс-медиа» татар медиа группасы, «Татар радиосы» радиостанцияләр челтәре һәм «ТМТВ» татар телеканалы оештыра. Билетларны Голубятников урамы, 20 А адресы буенча сатып алырга мөмкин. Тамаша 17 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 5196 196.

Интертат.ру

Бәйле