Салават&Гүзәлем дуэты арасына «Татар радиосы»ннан Айваз Садыйров килеп керә

Татар эстрадасына зур шау-шу белән килеп кергән әлеге пар инде күптән үз тыңлаучысын тапты. Концертның сценариен  “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров

Аларны кемдер пафостан гына торалар дип тәнкыйтьли, кемдер клипларын карагач “кеше кыланмаганны” дип куя. Ләкин яшьләр дә, әби-бабайлар да ярата аларны. Салават үзе дә бу хакта:
— Мине әбиләр ярата, Аллага шөкер, — ди.
— Билгеле, бу техник яктан бик катлаулы. Ләкин тамашачы алдында җырчы исемен күтәрү өчен бу кирәкле адым. Безнең халык фонограммага җырлаганга күнеккән, шуңа күрә концертлардан да бизә башладылар, — ди  Салават Миңнеханов.
Узган елгы чыгышлардан чыгып Гүзәлем:

— Кайвакытта сүгеп аталар, кайвакыт мактыйлар. Тамашачы фикеренә карап үз өстеңдә ныграк эшли башлыйсың.

Теге елгы концертларга Гүзәлем белән Салават Чаллыда үз өйләрендә әзерләнгән булган. Репетицияләр дә  шунда барган. Ә хәзер зур состав булгач алай барып чыкмый, дип елмаялар алар. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, сәхнәдә бер юлы 15 кеше чыгыш ясаячак.

“Cафари” төркеменең җитәкчесе Дмитрий Понамарев төркеменең талантлы музыкантлары белән таныштырды:
— Без интернациональ төркем. Бездә немец та бар, башкорт, украин, удмурт, татарлар да бар. Алар барысы да зур тәҗрибә туплаган, музыканың нәрсә икәнен аңлап, тәмен белә торган кешеләр. Басистыбыз Сайбель легендарь “Сак-сок” төркеменнән. Гитаристыбызның исеме Ричард, ләкин репетицияләрдә без аны  Ришат дип йөртәбез. Күңелле яшибез, — дип елмая ул.

Салават аның сүзен дәвам итеп:
— Араларында бөтенләй татарча аңламаганнары да бар. Аларга җыр текстын тәрҗемә итеп бирәбез. Шул рәвешле алар татар телен өйрәнә.

Концерт темасыннан кайтып, үзләре, яшәешләре турында да сөйләделәр. Салават Миңнехановның намазга басканы берәүгә дә сер түгел. Әлеге вакыйгадан соң ул туй мәҗлесләрен, туган көннәрне исерткеч эчемлекләрсез генә үткәрергә ярата икән:
— Әйдәгез хәләл итеп үткәрәбез. Без сезгә шушындый күләмдә ташлама тәкъдим итәбез, дип әйтәм. Һәм күпләр ризалаша, — ди ул.

Гастрольләр туры 2 нче ноябрьдән Мөслим районныннан башланып китәчәк. Җанлы музыка тыңлап, кызыклы концерт программасы карыйсыгыз килсә – рәхим итегез. Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов сезне көтеп кала!
Узган ел алар “Телепортация” исемле шоу белән район-шәһәрләрдә  чыгыш ясаса, быел аларның концерт программасы тагын да кызыклырак булачак. Татар эстрадасында моңарчы тиңе булмаган форматта узачак тере концертның исеме – “Син һәм мин”. Концертның сценариен  “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров язган. Салават Миңнеханов моны аерылып торасыбыз килә дип аңлатты:
— Без артистлар, бер урында гына торырга тиеш түгел. Алай булса сине оныталар. Үз коллегаларыңнан да калышасы килми бит. Шуңа күрә без тамашачыны гел шаккаттырып, яңа алымнар кулланып үзебезгә җәлеп итәбез.
Концертның “йөземе” нәрсәдәме? Тере тавыш. Алай гына да түгел җырчылар инструменталь ансамбль, аерым куела торган утлар, бэк-вокал белән гастрольләргә йөриячәк.

Шәһри Казан 

Бәйле