Сөембикә апа: «Булгария» батасын алдан күрдем. Кешеләр ышанмады. Аннан килеп еладылар…»

Аның белән Ходай мине һич көтмәгәндә таныштырды. Университетта бергә укыган группадаш кыз: «Лаешта шундый апа яши, барып, танышып кайт әле үзе белән. Бик эчкерсез, мөлаем ханым», – дип киңәш бирде. Мин озак уйлап тормыйча, Лаешка юл тоттым.
Дөрестән дә, бик матур табигатьле җирдә яшәп ятучы дәвачы Сөембикә апа Гайнуллинаның өенә килеп кергәч үк нур һәм җылылык бөркелүен тойдым. Өй хуҗабикәсе үзе дә кояш кебек, елмаеп-көлеп кенә тора.
…Сөембикә апаны әнисе Алексеевск районы Биләр авылына баргач таба. Авырлы ханым сеңлесе белән чишмәгә су алыр­га барган була. Суда үскән сары төнбоекларны күреп, ул шуларны җыярга кереп китә. Судан чыкканда, бил турысы авыртканын сизә һәм бераз көчәнеп җибәрә. Җиргә килеп төшкән төргәккә игътибар итмичә, читкә төртеп куя яшь хатын. Баласының 7 айдан ук элпә эчендә тууы аның башына да килми. Бәхеткә, сеңлесе эшнең нәрсәдә икәнен аңлап ала һәм баланы алъяпкычка төреп, авылга алып кайталар…
– Арыдым бүген, кеше күп килде, – диде Сөембикә ханым, сәгать кичке 9 тулганда гына кунакларын озатып. – Иртәнге бишенче яртыда башлаган идем, әле менә хәзер генә бушадым. Көнгә ничә кеше килгәнен санаганым юк. Көн саен диярлек мөрәҗәгать итеп килгән кешеләрне кабул итәм. Эшлим дә бит, эшләгәч, барысын да язып бара алмыйм.
– Күбрәк нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?
– Төрле сораулар белән ки­ләләр, кызым. Күбрәк аракыдан, наркотиклардан арына алмаучылар мөрәҗәгать итә. Наркотикларны әле күптән түгел генә куллана башлаган кеше икән, мин аңа, билгеле, ярдәм итәргә тырышам. Ә инде озак вакыт кулланучыларга табиблар да булыша алмый.
Бозыкка эләгүчеләр, балалары булмыйча, нарасый сөяргә тилмергән  парлар еш була миндә. Күбрәк авырулар ярдәм сорап килә инде.
Яман шеш авыруының башланган гына чоры булса, андыйларга да догаларымның шифасы тия. Әмма авыру тамыр җибәргән икән инде, минем генә көчем җитми. Дөресрәге, минем үземә бик авыр була, чөнки мин бар нәрсәне үзем аша чыгарам.
– Кешеләргә нинди ысул белән ярдәм итәсез?
– Мин энергия белән дәвалыйм. Учларымны янәшә китерә башласам, алар арасында әйтерсең лә күзгә күренми торган туп барлыкка килә һәм аларны бер-берсенә якынайта алмыйм. Хәтта оныкларымны кулга алсам да, электр тогы суккан төсле була, кытыкланып китәләр.
…Шул вакытта Сөембикә апа учларымны өскә каратып, теземә куйдырды да күземне йомарга кушты. Учларын учыма якын китерде һәм ул мизгелдә мин җылылык тойдым. Шуннан соң ул кулын маңгай турысына куйды һәм нәрсәдер тартып алган төсле булды. Әйтерсең лә башымда булган барлык начар уйлар шул рәвешле юкка чыкты. Шуннан соң гына Сөембикә ханым күземне ачарга кушты.
– Нәрсә тойдың?
– Ниндидер җиңеллек, әмма мин моны сүз белән аңлата алмыйм…
– Кулдан энергия чыккан төсле… Бер килгәндә, мин кешегә ике сеанс уздырам. Беренче тапкырында кешенең чакрларын ачам. Әгәр кешегә бозык бик күптәннән эләккән икән инде, озаграк та эшләргә туры килә. 10-20 ел элек бозыкка эләккән кешеләрнең дә мөрәҗәгать иткәне булды. Яман шеш авыруы да бит бозык эләгү нәтиҗәсендә барлык­ка килә. Бозык эшләнгәннән соң, кан куера, кайсы орган йомшаграк, шунда «ябыша». Мунча юынмыйча торсак, күзәнәкләребез пычрана, кап­лана. Моны да шуның белән чагыштырырга мөмкин. Организмны чистарту мөһим. Бездә 7 чакр бар, шул чакр­ларны энергетика белән чистарту кирәк.
Аяклары авыртып, йөри алмау­чыларга да ярдәм итәм. Күтәреп килгән кешеләр үз аяк­ларында минем өйдән чыгып китә.
Элек үземә килгән кешеләрнең исемнәрен язып бара идем, хәзер язганым юк. Килгән икән кеше – мин аңа ярдәм итәм. Әмма кара сихер белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итмим. Андый кешеләрне мин тоям, сизәм. Алар бит башкаларны боза, ә мин чис­тартам. Чистарынганнан соң, бозык ясаучының үзенә ул начарлык кире кайта һәм алар үзләре чистарынырга кеше эзли. Андый кешене дәвалау бик авыр һәм аны эшләгәннән соң өч айлап авырып ятасың.
Берсендә кара магия белән шөгыльләнгән бер хатын: «Алла хакы өчен ярдәм ит!» – дип сорагач, мин аңа булыштым. Әмма бер сеансны гына көчкә эшләдем һәм авырып яттым. Шуннан соң үземә андыйларга ярдәм итмәскә дип ант иттем. Андый кешеләрне мин ишектән килеп кергәч үк сизәм.
– Кешенең авыруларын, бозымнарын алам, үзем аша чыгарам дидегез. Ә үзегез ничек чистарынасыз?
– Өч чиләк салкын су белән чистарынам. Мин кечкенәдән салкын су белән коенам. Ел әйләнәсе шулай эшлим. Җиргә басам да өстемә су коям. Беренче чиләктән тән туңа, икенче чиләктән рәхәтлек аласың, ә өченче чиләктән соң җылынасың. Өйгә кергәч, миңа рәхәт булып китә. Кешеләрне «чис­тартканнан» соң, күзләрем томан белән капланган кебек була, хәлем бетә. Кеше аз булса яки ял иткән көнне мин тимер әйберне тотып торырга мәҗбүрмен, чөнки энергиям ташый. Тимер исә кешедән энергияне ала. Өемдә кеше юк икән, үземне акылдан шашкан кебек хис итә башлыйм. Шуңа да кешеләргә ярдәм итү минем үземә дә рәхәтлек бирә.
– Үзегезнең авыруларыгызны дәвалый аласызмы соң?
– Юк, мин үземә ярдәм итә алмыйм. Чөнки энергия түгәрәге әйләнеп керә. Үземне  ­үзем дәвалыйм дигән кешегә дә ышанмыйм, бу мөмкин түгел. Чувашия­дә яшәүче элеккеге хәрби Александр исемле ир кеше генә миңа берничә тапкыр ярдәм итте. Ул да кешеләрне кабул итә, дәвалый иде. Аның энергетикасы, минекенә караганда, күбрәк булуын тоя идем. Кызганыч, ул инде мәрхүм. Аңардан кала бер кешегә дә ышанмадым.
– Өегезгә кеше килеп кергәч, аңа нинди ярдәм кирәклеген ничек, каян тоясыз?
– Кешене күрүгә, ә кайчагында күргәнче үк, аның нинди икәнен шунда ук тоемлыйм. Ул кеше миңа килергә юлга чык­кач ук мин аны бер чакрымнан ук сизәм. Миңа ниндидер хәбәр килә.
Элек урамда барганда, каршыма килгән кешегә дә: «Улым, ниш­ләп алай эшлисең, алай итмә, болай ит», – дип киңәш бирә идем. Җүләрме әллә син диючеләр булгач, алай әйтми башладым. Ахырдан ул кешеләр үзләре мине эзләп таба иде.
– Сездә шундый сәләт каян барлыкка килгән?
– Бу безнең әти ягыннан нәселдә бар. Әтинең әнисе мине тәрбияләп үстерде. Ул миңа: «Кызым, кеше күрмәгән әйберне күрсәң, сөйләмә», – дия иде. Әби үзе дә кешеләрне дәвалады, гел намазда булды. Аның: «Суга батарсың, өстеңдәге курткаңның төймәләрен су астында чишәргә өйрән», – дигән сүзен мин яши башлагач кына аңладым. 16 яшемдә яндым, 19 яшемдә суга баттым, 1985 елда трактор астында калдым, клиник үлем кичердем. Ул миңа әйткән сүзләр барысы да туры килде.
– Кешеләрне ни рәвешле дәвалый башладыгыз?
– Беренче тормыш иптәшем белән аерылганнан соң, Лаеш районы Каеп авылына күчтем. Эш урынында икенче ирем белән таныштык. Ул берничә тапкыр чакырса да, көлеп кенә карадым. Аңа кадәр ир кешеләргә карата салкынлык кына иде миндә, чөнки беренче тормыш иптәшем белән без бик авырлык белән аерылыштык. Әмма икенче ирем белән яшәгән елларны гына мин бәхетле еллар дип саныйм. Габбаска кияүгә чыккач, Лаешка күчтем. Бер еллап яшәгән булганбыздыр инде, берсендә шулай универмагка кердем. Керүгә, ниндидер сасы ис сиздем. Үзем дә сизмәстән, сатучы янына килдем дә, сатучы хатынга, синең колагың авырта, минәйтәм, һәм автоматик рәвештә аның колагына үрелдем. Сатучының йөзе каралды, күзләре караңгыланды. Үзем аңлашылмаган сүзләр сөйлим, тик нәрсә сөйләгәнемне белмим, аңламыйм. Өйгә кайт­кач, үземне кая куярга белми йөрдем. Салкын су белән юынгач кына җиңел булып китте.
Икенче көнне иртән теге хатын безгә килгән дә сүгенә-сүгенә баскычтан менеп бара. Ник сүгенәсез, бездә алай сөйләшмиләр, дим. Баксаң, аның авырта торган колагы басылган, әмма тыгылган, ишетми икән. Хәзер вакытым юк, кич килегез дип озатып җибәрдем үзен. Эшкә киттем, үзем исә уйлыйм: ничек дәваларга инде ул хатынны? Ул кич кабат өйгә килде. Кыйблага каратып утырттым да, белгән догаларымны укып, кулым белән ике колагыннан авыруын чыгардым. Хәзер дә ул исән-сау, ишетә. Шулай дәвалый башладым.
Алдан күрү сәләтем дә бар. «Булгария» теплоходы батасын да алдан күрдем, әйттем. Кешеләр ышанмады. Аннан килеп еладылар…
Әмма мин кешегә беркайчан да киләчәген әйтмим. Дөресрәге, кешеләрне кисәтәм, әмма барлык нәрсәне дә сөйләп бетермим.

Бәйле