“Татар радиосы”ннан Айсылу Лерон гаиләсе, ире турында бик хисле пост яза

“Татар радиосы”ның иң чибәр кызларының берсе Айсылу Лерон гаиләсендә кичә бәйрәм булган. Ире Ленар белән гаилә коруларына алты ел тулган икән! Бу хакта ул Инстаграм аккаунтында менә нәрсә дип язган.


-Язмыш дибез… Ул очраштыра, таныштыра, кавыштыра! Һәр парның үз мәхәббәт тарихы. Безнең танышу ул яктан үзенчәлекле булды. Шул язмыш дигәне, әллә кызык булсын дипме, моннан бик күп еллар элек безгә бер-беребезне күрсәтеп алган (бер үк урында, бер үк вакытта булып, хәтта сөйләшеп алганбыз). «Менә шушы кеше 7 ел узгач, сөекле ирең булачак!» дисәләр, һич ышанмас идем! Шуңа да язмыш әйтеп тормаган, күрсәтеп кенә алган да, оныттырган. Икенче танышуыбыз бөтенләй башка рухта узды. Күрәсең, шушы мизгелгә без бер-беребезгә башка күзләр белән карарлык итеп үзгәргәнбез… гашыйк булдык! 6 ел элек, нәкъ шушы көнне никах укыттык, икенче көнендә туй итеп, гаилә кордык һәм хәзер мәхәббәтебезнең татлы җимешләрен үстерәбез. Безнең тарих әле языла башлады гына! Бер-беребезне аңлап, санлап, хөрмәт итеп һәм яратып тагын бик күп, бик күп еллар яшәргә язсын, Ходаем!

Исегезгә төшерәбез: Айсылу Лерон бүгенге көндә кечкенә бәби белән декрет ялында. Ул берсеннән-берсе матур, шук-шаян өч бала әнисе. Олы кызлары Фәридәгә тиздән 5 яшь тула, уллары Нуриханга – 2 яшь, ә кечкенә җимешләре Сәйдәгә алты ай.

«Шәһри Казан»

Бәйле