Казанда «Магнит» кибете нинди телдә эшләвен белгәч, татарлар шаккатты [фото]

Казанда «Магнит» челтәре кибетләренең нинди телдә эшләвен белгәч, татарлар шаккатты. «Фейсбук»та шул хакта кызу гына фикер алышулар булып алды.

«Тәрҗемәләре дә шәп! Безнең дәүләт «белгеч»ләре тәрҗемә иткән булса, әллә нинди тозлы-тозсыз, калька, керделе-чыктылы тәрҗемә сүзлэр төзеп чыгарлар иде», дип язган бер кулланучы.

Икенчесе дә шул сүзне хуплый: «Гаҗәп, тәрҗемәләре казанча түгел, ә дөрес татарча килеп чыккан. Казанда сирәк була торган күренеш булса кирәк бу», — дигән ул.

«Тәрҗемәләр аксый, әмма ит булмаганда үпкә тансык диләр, моның өчен дә рәхмәт», — дип язучы да бар.
Икенче бер кулланучы татар телендәге язуның беренче булып торуына игътибарны юнәлтә: «Ә иң шаккатмалысы: татарча — беренче, «большой брат» икенче булып кына бара икән. Монысы инде фантастика дәрәҗәсендә!» ди ул.

 

Бәйле