ТНВ алып баручысы Зөлфәт Зиннуров туган көненә кадәр эшләп каласы эше белән уртаклаша

«Ни хәлләрегез бар?» дигән сәхифә кысаларында шоумен,телевидение алып баручысы, җырчы Зөлфәт Зиннуровның хәлләрен белештек.

-Зөлфәт, ни эшләр бетереп ятасың?

— Мунча төзим. Бүгенге көндә бөтен хыялым, уем, акчам шунда. Ятсам да, торсам да, уйда — мунча, дигәндәй.

-Кайчан өлгертәсең? Ниндиерәк була ул?

-Үземнең туган көнгә өлгертергә исәп (Зөлфәтнең туган көне 19 ноябрь — Авт). Гаҗәеп бер электр миче алып кайттым.Төрле пар бирә торган, үзе температураны көйли торган. Кызларыма да, үземә дә бүләк буларак эшлим.

Син “Яңа Гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруын алып барасың. Күп вакытыңны аламы?

-Хәзер өйрәнелде инде. Әзерләнәм,әлбәттә.Тапшыру минем үземә дә кызык.

Соңгы вакытта яңа җырларың ишетелми.

-Йорт салып,тормыш мәшәкатләре белән ул өлкә аз гына арттарак калган иде. Хәзер яңадан ныклап тотындым. 3-4 яңа җыр яздырылган,тагын берничәсе әзерләнеп ята. Аларны озакламый радиодан ишетергә мөмкин булачак. Бер җырга клип төшерергә дип торабыз.

-Син әле туйлар, юбилейларны да бик кызыклы итеп алып баручы. Мәҗлесләрендә сине күрергә теләүчеләр күпме?

-Җәй көннәрендә атнага икешәр туй, бәйрәм яки юбилей алып барырга туры килә иде. Хәзер көзгә алар бераз кимеде, тик шоумен буларак эшсез торам дип әйтә алмыйм.

-Син бәхетлеме бүген?

-Әлбәттә.

Бәйле