Исән булса 55 яшен тутырган мәшһүр гармунчы Рөстәм Вәлиевне улы интернетта терелтә

 29 октябрь Казанның филармония залында танылган баянчы Рөстәм Вәлиевнең туганнары, иҗатташ дуслары, татар артистлары тамаша оештырып искә алды. 27 октябрьдә аңа 55 яшь тулыр иде. Улы Ислам аның төп мирасының YouTube каналында җыелуын әйтте. Баянчы татар халык җырлары сериясен дәвам итмәкче булган.

Рөстәм Вәлиевның мирасын саклап калуга улы Ислам ныклап алынган. Интернетка эленгән күп кенә видеоязмаларын туплау, популярлаштыру белән мәшгуль ул. Шулай да әтисенең төп мирасы интернетта түгел, өйдә саклана икән.

“Әтинең гармуннары, әлбәттә, туганнарда, аның дус-ишләрендә дә бар, ләкин күп өлеше өебездә саклана, киләчәктә музей ачарга уйлыйбыз. Бәлки алга таба аңа багышланган сайт та булдырылыр. Әлегә сайт булмаса да, башка социаль челтәрләрдә, YouTube’та аның видеоларын табып карарга мөмкин”, дип уртаклашты Азатлык хәбәрчесенә Рөстәм Вәлиевның улы Ислам.

Танылган баянчының бөтен тормышы җыр-моңга бәйле була. Консерваториядә укып, филармониядә эшләгән, аннан 30 ел буе Илһам Шакиров төркемендә уйнаган ул. Коллективтан киткәч тә хезмәттәшлек тәмамланмаган.

“Бик зур югалту, иртә китте ул. Илһам абыйга ул: “Без татар халык җырлары сериясен дәвам итәчәкбез”, дигән иде. Шул тормышка ашмый калды, анысы үкенечле”, дип белдерде иҗатташ дусты, җырчы Азат Тимершәех.

Рөстәм әфәнде – виртуоз. Эреле-ваклы гармунны алдына куеп та, артына салып та, баш өстендә дә өздергән артист хәтта федераль каналларны да шаккатырды. “Дан минуты” (“Минута славы”) тапшыруында чын тамаша күрсәткәнен әле дә күпләр хәтерли. Башка гармунчылар аннан үрнәк алуларын белдерде.

“Һәр кеше үзенә күрә бер төрле була. Рөстәм абый үз һөнәрен белүче, талантлы кеше иде. Аның кебекләр булмас. Ләкин Рөстәм абыйга охшаган баянчыларны тәрбияләп була, дип саныйм. Тик моңа комачау итүче әйберләр күп хәзер: төрле гаджет, телефон, компьютерлар. Менә минем улым Ибраһимны гына алыйк. Башта баянда өйрәнү теләге көчле иде, әйбәт шөгыльләнде. Компьютер алгач, онытыла башлады. Хәзер өйдә компьютер юк”, дип елмая музыкант, билгеле баянчы Ринат Вәлиев.

Рөстәм Вәлиев истәлегенә багышланган концертны, гармунда уйнап, Ринат Вәлиевнең кечкенә улы Ибраһим ачты. Зал шыгрым тулы. Концертны оештыручы туганнары шулкадәр кеше килер дип көтмәгән дип әйтте.

“Концерт оештыру үзебезнең теләк иде. Эшне куркып кына башладык, ләкин бик яхшы килеп чыкты. Искә алу тамашасы буласын белеп, күп кенә артистлар, җырчылар катнашырга теләк белдерде. Билетларны зур ажиотаж белән алып бетерделәр. Казакъстан кебек башка илләрдән дә, чит төбәкләрдән дә килүчеләр булды. Хәтта ник ике көнлек концерт оештырмадыгыз, диделәр”, дип сөйләде Рөстәм Вәлиевнең җәмәгате Диләрә Вәлиева.

Туганнарының планнарында әле гаилә башлыгының тормыш юлын чагылдырган китап бастыру да бар. Баксаң, Рөстәм Вәлиевнең без белмәгән кызыксынулары да булган икән. Бу хакта җырчы Зөһрә Шәрифуллина сөйләде.

“Рөстәм белән бер йортта яшәдек, балалар бергә үсте, гастрольләргә дә бергә йөрдек. Гармуннарыннан кала Рөстәм техниканы да бик яратты. Әле дә исемдә: без аның белән Себергә кадәр машинада концерт куярга бардык. Рульдә йә минем ирем, йә ул. Рөстәмгә техника җене кагылган булган дип әйтәсе килә. Кулыннан килмәгән эше юк иде. Рөстәм зур профессионал булды. Башка баянчылар белән сәхнәгә чыкканда ничектер курку хисе булса, аның белән сәхнәдә рәхәт, җиңел булды”, дип халык артисты Зөһрә Шәрифуллина истәлекләре белән уртаклашты.

Иҗатташ дуслары беравыздан даһи баянчыны онытасы да, оныттырасы да килми, дигән фикерләрен җиткерде. Композиторларга багышланган парк, сквер, урамнар бар. Алдагы көннәрдә Рөстәм Вәлиев исемендәге мәдәният йортлары булдырылыр дигән өметтә калабыз, ди алар.

Azatliq.org

Бәйле