Казанда 69 яшьлек пенсионер хатын юл һәлакәтенә очрап, умыртка баганасын сындыра

Кичә башкалабыз Казанда булган тагын бер юл һәлакәте ачыкланды. 69 яшьлек ханым Оренбург трактында үзе йөрткән «Фольксваген» машинасында юл кырыена төшеп китеп умыртка баганасын сындыра. Сәбәбе – тиешледән артык тизлекне арттыру. Аны ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып китәләр.

Татар-информ

Бәйле