Блогер-сәяхәтче Рәйхан, ниһаять, өенә кайтачак

Блогер-сәяхәтче Рәйхан Халитов Һиндстаннан Казанга кайтарылачак, дип хәбәр иттеләр социаль челтәрдә аның якыннары.

Рәйханны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычына күчереп, коткаручылар Мәскәү вакыты белән 22.45 сәгатьтә Нью-Делидан Казанга очачак.

Искәртеп үтик: Казан егет Рәйхан Халитов Һиндстанда сәяхәт иткәндә сентябрь азагында юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Автомобиль юлында автобус каршы як полосага чыгып, аның мотоциклына бәрелгән. Табиблар егетнең баш сөяге-ми җәрәхәте, кул бармаклары сынуын һәм тез башы җәрәхәтләнүен ачыклаган.

Казан блогерын өенә кайтару мәсьәләсе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча хәл ителгән.

Татар-информ

Бәйле