Зәйдә 19 яшьлек студент бала табып, аны юынтык су чокырына ташлап үтергән

Кичә Татарстанда Зәй шәһәренең Узловая урамындангы ташландык йорт янындагы юынтык су чокырында яңа гына туган кыз бала мәете табылган. Бала сөлгегә төрелеп, полиэтилен капка салынган булган.

Хәзергә ачыкланганча, 19 яшьлек Зәй кызы көмәнлелегенең 7нче аенда бәдрәфкә барып, баласын тапкан, аннары сабыйны төреп, әшәке сулар җыела торган чокырга ташлаган. Соңыннан хокук саклау органнарына телефоннан шалтыратып хәбәр иткән һәм кылган гамәлен сөйләп биргән. Хәзер ул хастаханәдә дәвалана.

Баланың үлү сәбәбен ачыклауга корылган суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

Татар-информ

Бәйле