Гаеп хисе тудырмый торган «хәләл алкоголь»

АКШта алкогольсез эчемлекләр җитештерә торган бер компания үз продукциясенә «хәләл» стандарты сертификатларын алган. Алар җитештергән эчемлекләр тәме буенча аракы, виски, бренди, ром, джин, амаретто, мохито, маргарита, текила һәм башкаларны хәтерләтә, дип яза islam.ru HalalFocusка сылтама белән.

Җитештерүче продукциянең савытында «составында алкоголь, шикәр, дуңгыз ите, глютен һәм калорияләр юк» дип язган һәм аны эчү «гаеп хисе тудырмый» дип тә өстәгән.

Татар-информ

Бәйле