Татар эстрадасында нинди «Үзгәреш җиле» көтелә?

Дүшәмбе көнне уянып радио-телевидениядән бөтенләй башка татар җыры ишетсәгез, аптырамагыз – бу ялларда татар эстрадасын “Үзгәреш җиле” көтә.

5-6 ноябрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында татар җыры тарихында иң затлы концерт тамашасы булачак. Һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип вәгъдә итә.
Соңгы вакытта татар җырын сыйфатсыз, ә җырчыларын зәвыксыз булуда бик күп тәнкыйтьләр ишетергә туры килде. Милли моңны такмак боткасыннан арындыру, аны югары, дөнья дәрәҗәсенә күтәрү максатыннан уйлап табылган проект бу — “Үзгәреш җиле”. Фестивальне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та куәтләде.

— Бүген татар халкының гасырлар дәвамында сакланып килгән мирасын үстерү буенча зур эш башкарыла. Изге җирләр, тарихи, әдәби мирас торгызыла. Мәктәпләр, уку йортлары сакланып кала. Татар җырына да чират җитте. Проектның киләчәге зур булачак. Бары тик экспериментта гына иң яхшы әйберләр, яңа идеялар барлыкка килә, — диде Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева.

Татар эстрадасын үзгәртү дигән җаваплы вазифа Опера һәм балет театры җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗановка тапшырылды. Академик сәнгатьтә консерватизмда гаепләнүче директор бу эшкә нәкъ менә аны сайлаулары очраклы түгел икәнен дәлилләргә тырышты. Шулай ук, проектта Мәскәү дирижеры Вадим Эйленкриг, Санкт-Петербург шәһәренең опера режиссеры Юрий Александров, театр рәссамы Виктор Герасименко катнаша. Республиканың танылган сәнгатькәрләре дирижер Рөстәм Абязов, халык шагыйре Ренат Харис, хормейстер Венера Гәрәева, җырчы Венера Ганиева да проектка үз фатихасын биргән.

— Кайчан да булса бу булырга тиеш иде. “Үзгәрешләр җиле”н “Голос” проекты белән чагыштырып була. “Голос”та сәләтле, үзенчәлекле башкаручыларны эзләсәләр, без татар халык җырларынның эстетикасын үзгәртергә уйлыйбыз. Ә менә җырларның әдәби нигезе, тексты үзгәрешсез калачак.  Дөнья музыкасында фольклор белән шоу-бизнес аерыла. Шоу-бизнесның сыйфаты йә бездә бөтенләй юк, йә бик примитив хәлдә. Җырның  стиле, формасы булырга тиеш. Ә бу бөтенләй башка музыкаль фикерләү, музыкаль белем сорый, — диде Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

Журналистларның мондый үзгәрешләрдән соң татар халкының милли моңы югалмасмы соң дигән соравына җитәкче болай дип җавап биреде:
— Музыка — бөтен җирдә. Аның милләте юк. Музыканың милләте булса чит илләрдә Чайковскийны тыңламаслар иде, — диде.

Рәүфәл Мөхәммәтҗановның сүзләрен Вадим Эйленкриг та хуплап: “Бу уңышлы проект”, — диде.
— Проектка 100 җыр һәм 20 башкаручы сайлап алынды. Башта җыр бары тик фортепианода башкарылып, нинди форматка туры килгә икәне билгеләнде, соңыннан гына оранжировка ясалды. Алинә Шәрипҗанова, Марсель Вәгыйзов, Раяз Фасыйхов, Зәринә Хәсәншина, Гөлназ Солтанова, Илнар Ялалов, Зәринә Вильданова һ.б. җырчылар чыгышларын тәҗрибәле педагоглар белән әзерләде.
Әйтергә кирәк, фестиваль алдан конкурс формасында узарга тиеш иде. Ләкин проектның форматы, максаты үзгәргәнлектән бу уйдан кире кайтканнар. Шулай да, һәр катнашучыга фестиваль статуэткасы тапшырылачак.

Проектны кабут итмәүчеләрне Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова яңалыкка каршы торучылар, ди.
— Татар халык җырларын беренче булып үзгәрткән кеше – Салих Сәйдәшев. Ул вакытта да татар халкы болай җырламый дип әйткәннәр. Хәзер дә нәкъ шундый үзгәреш вакыты җитте. Миңа музыкант буларак татар халык җырларын соло, фанк, рок-н-рол стильләрендә тыңлап карау кызык булачак. Күп музыкантлар бу мизгелне көтә, — диде Эльвира Камалова.

Проект авторлары артистлар белән эшләргә куркып алунуын да яшермәде. Җырчылар калыплашкан штамплардан арына алмас, дип уйлаганнар. Ләкин һәр катншучы экспериментларга әзер булган.
— Бер тапкыр Берлин шәһәрендә узган концертымда татар көйләре кергән музыка башкардым. Концерттан соң мөлдерәмә тулы күзләре белән немецлар керде дә, бу нинди көй, беркайчан да ишеткән юк иде дип сораштыра башладылар. Мин аларга Татарстан дигән автоном республика барлыгын аңлатырга тырыштым. Кызганыч, алар “тар-тар” соусы һәм “татарча ит”тән башка татарлар турында бернәрсә белми.  “Үзгәреш җиле” республикабызны дөнья дәрәҗәсенә чыгарып, татарлыкны күрсәтү булачак, — диде проектта катнашучы виртуоз баянчы Айдар Гайнуллин.

Казанда узган концерттан соң да “Үзгәреш җиле”нең киләчәге бар. 4 декабрь көнне фестиваль Мәскәү Кремлендә булачак. Проектта катнашкан 50 җырның “Мосфильм»да фонограммасын яздырачаклар. Аларны кино, театрларда, радио-телевидениядә кулланып булачак. Концерт үзе HD сыйфатында видеотасмага язылачак. Димәк, озакламый без әлеге иҗади экспериментны телевизордан да карый алачакбыз. Проект исә ел саен оештырыла торган булырга мөмкин. Фестиваль шартлары буенча, фонограмма рөхсәт ителми.

Шәһри Казан

Бәйле