Машина йөртү таныклыгы булмаган 20 яшьлек егет һәлакәттә җан бирә

Татарстанның Алексеевск районында машина йөртү таныклыгы да булмаган 20 яшьлек егет һәлакәттә үлгән.

Фаҗига 7 ноябрьдә төнге сәгать беренче яртыда Алексеевск – Высокие Колки юлының 8нче километрында булган. Машина йөртү таныклыгы булмаган 20 яшьлек егет «Лада» автомобилендә тизлекне арттырып, каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» автомобиленә килеп кергән.

«Лада» машинасын йөртүче алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында ук үлгән. «Валдай» хуҗасы, 45 яшьлек ир җәрәхәтләнгән.

«Татар-информ»

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий