Булат Бәйрәмовның күтенә сугып татарча КВНда халык көлдерәләр

Казандагы “Ак барс” яшьләр үзәгендә татар КВН лигасы финалында шундый кызыклы маҗаралар күрсәтәләр. «Татар team» командасы иң беренчеләрдән булып чыгыш ясый. Имеш гади авыл гаиләсендә булган хәл. Ир белән хатынның ике баласы да кияү белән кәләшне әти-әниләре белән таныштырырга алып кайта. Уллары — Гөлназ Батталованы, кызлары — Булат Бәйрәмовны. Әлбәттә, әти-әни килен белән кияүгә ике төрле карашта. Гөлназ Батталованы хет ярый әле марҗа кызы түгел дип, яңгыр астында чәчен юарга, ә Булат Бәйрәмовны, аны кызлар яратуын белә торып, бик җылы кабул итәләр. Булат татар юморын тиешенчә дәрәҗәдә тамашачыга җиткерер өчен, хәтта кызлардан акчага күтенә суктыртытрга да әзер! Тагын бер кызыклы момент: ит сугымчы, ягъни мясник, Бәйрәмов урынына Корбан бәйрәме дип ишетеп, үгез суярга килгән. Тамашачыга бу да ошый.

Tatar-inform .tatar

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий