Татарстанда исерек йөртүче аркасында өч машина бәрелешә [фото]

Түбән Кама районында исерек ир гаебе белән өч автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.

Авария Түбән Кама – Чистай юлында килеп чыккан. 45 яшьлек исерек ир 14нче модель «Лада» машинасында каршы як полосага чыгып, 32 яшьлек ир-атның 14нче модель «Лада»сы белән бәрелешкән һәм шуннан соң 29 яшьлек ир-ат идарә итүче «БМВ» автомобиленә килеп кергән.

Нәтиҗәдә, һәлакәт китереп чыгарган гаепле машина йөртүче ачык баш җәрәхәте алган, баш мие селкенгән.

«Татар-информ»

Бәйле