«Яшь әниләр клубы» бәбигә бишек җырын җырларга, беренче чәч, тырнакны сакларга өйрәтә

Узган ел Түбән Кама “Ак калфак” оешмасының бер утырышында бүгенге буынга гаилә йолаларын кайтару турында сүз кузгатылды. “Яшь әниләр клубы” ачарга булдылар. Оештыру эшләрен яшь эшмәкәр Гөлназ Сафиуллина үз өстенә алды. Бер-бер артлы туган ике улына исем кушу, беренче мунча кертү, аларны сөннәткә утырту тәртибен төрле чыганаклардан өйрәнергә туры килгәнлеген искә төшерде ул, һәм яшь гаиләләрне алдан әзерләргә кирәк дигән фикерен җиткерде.

Беренче дәрестә бәбиен күтәреп килгән яшь килен, декрет янына әзерләнеп йөрүче журналист һәм медицина көллиятеннән берничә студент кыз утырса, тора-бара тыңлаучылар ишәйде. Каенаналары, әбиләре күренә башлады. Уйлап карасаң, совет чорында андый гыйлемнән мәхрүм калган бер буын бит ул бүген пенсия яшенә җитеп килүче ханымнар.

Элек-электән бәби туу хәбәрен китерүчеләргә сөенче бүләге бирү гадәте булган. Ә инде бу зур сөенечне уртаклашырга беренче килүче кунаклар күчтәнәчкә камыр ризыклары, күкәйләр алып килгән. Түгәрәк булып тәгәрәп үссен дигән теләкне аңлаткан ул. Сөенче йоласын студент кызлар сәхнәләштереп күрсәтте ул теманы үткәндә.

Бәби коендыру, тәүге мунча кертү, чәч кырдыру, тырнак кисүнең үз тәртибе бар һәм алар гигиена таләпләре белән бик тәңгәл. Әйтик, беренче чәч, тырнак бөртекләрен гомергә сакласы, юкса, җил таратып кош оясына җитүе бар.Баланың баш өянәгеннән тилмерүе мөмкин. Табибә дә бу аңлатманы инкарь итмәде.

Исем кушу темасы бигрәк тә озакка сузылды. Соңгы елларда Мәликә, Гайсә, Муса, Әминә исемнәре еш бирелә башлаган икән. Шул ук вакытта Самира, Ратмир, Лаура, Камилла, София, Эльвина кебек татар теленә хас булмаган исемнәр еш ишетелүен хәбәр итте балалар бакчасы методисты. Нәтиҗәле булды ул дәрес. Шунда ук Сабина исемендәге бер кыз исемен алыштыру ниятен белдерде, чөнки латин теленнән тәрҗемәдә легендар Рим башлыгы Сабинустан килә икән исеме. Ошамады бу татар кызына.

Борын-борын заманнан ук төрле халыклар бишек җырының баланы йокыга талдыру тылсымына ышана. “Әлли-бәлли итәргә сыгылмалы сиртмәсе. Төн йокысын өч бүлеп тибрәтәдер әнкәсе”. Пышылдап җырлауда мәгънә юк икән, чөнки тавыш таралу чиге буйлап фәрештәләр бишекне җен-пәриләрдән саклый дигән ырулар яшәгән. Табиблар, психологлар, музыка белгечләре фикеренчә, әнисенең көйле тавышы нәнигә карында яткан вакытын искә төшерә һәм аны тынычландыра. Көн саен бер үк вакытта ишетсә, йокларга кирәк дигән шартлы рефлекс туа башлый. Ул әнисенең тавыш тембрын танып ала, әкренләп аваз яңгырашларына күнегә бара. Бишек җырын яхшы теләкләр белән тәмамларга кирәк һәм аның һәр сүзе кабул була диләр. “Иман юлдаш булсын сиңа, шәфкать, илһам, игелек. Гомереңнең һәр көненә бәхет барсын үрелеп.” Безнең халыкта шундый әйтем бар: “Онытмассың телеңне, бишек җырын тыңласаң.” Бишек җырын өч яшькә кадәр җырларга киңәш ителә. Нәкъ менә шул чорда баланың сәламәтлегенә, акыл үсешенә нигез салына, зиһене формалаша. Бу вакытта бала якын кешеләренең үз-үзен тотышын үрнәк итеп күрә, ә иң мөһиме – телне аралашу чарасы буларак кабул итә башлый, туган теленә күнегә.

Түбән Кама аккалфаклылары көз җитүгә дәресләрне янә дәвам итәргә булдылар. Быелгы уку елы күз тию, сөннәткә утырту темаларыннан башланып китте. Үзәк мәчет мөслимәләре видеоролик күрсәтеп аңлаттылар, гакыйка корбаны турында сөйләделәр. Алга таба нәниләр белән тәпи йөртү уеннары да үткәреләчәк.

Зилә Шәмсиева

Бәйле