1 нче декабрьдән тунсыз кала күрмә

Рәсәйдә мех эшләнмәләренә мәҗбүри маркировка кертелде. РФ хөкүмәте кабул иткән карар буенча 2016нчы елның 1нче декабренә кадәр илдәге бөтен мех әйберләре чипланып бетәргә тиеш. Моннан соң чипсыз мех эшләнмәләрен сатарга ярамый дигән сүз. Ил өчен маркировка контрафакт белән көрәшү өчен кирәк, ә халыкка бу яңалык алданмаска ярдәм итә. Хәзер, сатып алучылар кибеттә үк телефоннарына махсус приложение көйләп, мех эшләнмәсе турында бар мәгълүматны таба алачак: аның нәрсәдән, ничек һәм кайсы оешмада эшләнгәнен. Сатучылар өчен яңалык өстәмә чыгымнар тудыра. Шуңа мех эшләнмәләренә бәя арта дип фаразлана. Безгә хас булганча, халык бәяләр артканчы тун алырга ашыга.

Новые Известия

Бәйле