Чаллыда машина шартлый

Чаллыда “Электротехниклар” тукталышы янында җитди юл-транспорт һәлакәте булган.

12 нче моделле «Лада»ның хәрәкәт иткән вакытта көпчәге шартлаган, ул баганага бәрелгән, аннары машинада нидер шартлаган.

Машина белән идарә иткән 25 яшьлек егет җитди зыян күргән. Фаҗига урынына килгән коткаручылар аны тимер өеменә әйләнгән машина эченнән алганда ул комада булган.

«Татар-информ»

Бәйле