Эчке эшләр министрлыгы исерек килеш машинада йөрүчеләргә куркыныч җәза әзерли

Русиянең эчке эшләр министрлыгында исерек хәлдә руль артына утырып машина белән идарә иткән өчен җәзаны катгыйлату турында уйлыйлар.

Андый кешеләрне ирекләреннән өч елдан артык вакытка мәхрүм итү турындагы мәсьәлә өйрәнелә, дип белдергән министрлык башлыгы Владимир Колокольцев. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

«РФ Эчке эшләр министрлыгында хокук бозуның әлеге төре өчен җаваплылыкны арттыру мәсьәләсе карала, анда иректән мәхрүм ителүне өч елдан арттыру турында сүз бара», – дигән Владимир Колокольцев.

«Интерфакс»

Бәйле