Казанда шугалак: 100ләп юл һәлакәте, 150дән артык кеше хастаханәдә, асфальтта тимер аякта шуалар [фото, видео]

Кичә Татарстанда көчле бозлавык турында игълан ителде. Ашыгыч хәбәрне республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе таратты. Шуңа да кармастан, бу бозлавыкта зыян күрүчеләр шактый. Өч сәгать эчендә — иртәнге җидедән сәгать унберенче яртыга кадәр, 156 кеше аяк-кулларын сындырып хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.

Иртәнге тугыздан юлларда алты баллык бөкеләр хасил булды. Шушы өч сәгать эчендә 100 дән артык юл һәлакәте теркәлгән. Мәсәлән, бер машина Казандагы “Кырлай” паркы янындагы зур гына чокырга төшеп киткән. Тагын бер “Камаз” машинасы таеп, ипи сату киоскын бәреп китә. Ә кызыл автобус шулай ук шугалак аркасында, койманы ишеп, бинага килеп бәрелә.

Татарстанда автобус йөртүчеләргә шәһәрдән читкә чыгарга кушмадылар. Бүген бик нык бозлавык хасил булу сәбәпле җәмәгать транспортына ерак юлга чыгуны тыйдылар.

Татарстанда бүген көчле бозлавык, бозлы яңгыр күзәтелә. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар Казан – Чаллы трассасында автобусларны юлга чыгармауларын хәбәр итә. Республиканың башка маршрутларында да шундый ук хәл күзәтелә.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе бүген шторм чыгарга мөмкин, дип кисәтә. 11 ноябрьдә көндезге вакытта, 12 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстанда, шулай ук Казанда көчле бозлавык сакланачак. Республиканың ЮХИДИ идарәсе дә автомобиль хуҗаларына ерак юлга чыкмаска киңәш итә.

Бәйле