«Юк-бар»лылар Камал артистларына көлкеле сынау үткәреп татарча «вирус» тарата [видео]

«Юк-бар» проекты егет-кызлары Камал артистлары белән «Әллә нәрсә ди шунда…” дигән яңа видео язма тәкъдим итә. Кызыклы әңгәмәләр, тарткаланып, типкәләнеп бетмәгән мәзәкләр, яңа фикерләр, көтелмәгән ачышлар – барысын да бу тапшыруларда булачак, дип ышандыра проект авторлары.

Без дә укучыларыбызга кызыклы булыр дип, «Юк-бар» проекты тапшыруының соңгы чыгарылышын тәкъдим итәргә булдык.  Монда талантлы яшь буын Камал театры артистлары катнаша: Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Ләйсән Фәйзуллина, Гөлчәчәк Гайфетдинова. Тапшыру юморга бай. Гади генә көлдертә торган сорауларга җаваплар. Мәсәлән, муха-цокатуханың татарчага тәрҗемәсе нинди? Артистлар көлешәләр. Берсенең – цукаталы чебен, икенчесенең – чебен цыкылдык, өченчесе гел җавап бирми, көлә генә. Тагын бер юньсез, юк-бар, ләкин көлке уята торган сорау: телепузикларның исемнәрен атап чыгарга. Яшьләр булганлыктан, күбесе бу сорауга җавапны дөрес кайтара. Димәк, телепузиклар белән үскән балалар инде болар, электә.

Илһам Шакиров җырларын да җырлата алып баручы, шигырьләр дә сөйләтә, оятсыз һәм гадәти булмаган сорауларга җавап та эзләтә. Гомумән, ашаган арада, бер-ике минутка ял итеп алыйм әле дисәң, бер дигән тапшыру инде.

Tatar today

Бәйле