Гүзәл Баһ интернетка сабыйларның фотоларын куеп шау-шу уята [фото]

Интернеттан башка тормышны күз алдыбызга да китереп булмый. Вконтакте, фейсбук, инстаграм челтәрендә кемнәр генә утырмый! Йолдызлар өчен дә интернет   тамашачылары белән аралашу, күбрәк танылу мөмкинлеге бирә.

Җырчы Илназ Баһның тормыш иптәше, шулай ук татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Идрисова бу көннәрдә инстаграм челтәрендә яңа туган сабыйларның фотоларын урнаштырды. «Хөрмәтле дуслар!!! Конкурс игълан итәм. Бу фотоларда быел туган кайсы артист әниләренең бәбиләре бар? Кайсыгыз җавапны төгәл әйтә, 27 ноябрьдә Илназ Баһ концертына билет бүләк итәбез. Бу сабыйлар әле конертта Алла Бирсә үзләре дә катнашачак», дигән җырчы.

Сабыйларның күркәм фотолары игътибарсыз калмады. Әлбәттә, бик күпләр бушка билет алырга теләп, җавапларын яза башлады. Исегезгә төшерәбез, быел бик күп җырчы-артистлар бер вакытта әни булды.

Ләкин шул ук вакытта, Гүзәлне гаеп итүчеләр дә табылды. «Сабый фотоларын куеп, үзегезгә реклама ясау дөрес микән» кебек комментарияләр  калдырдылар, хәер, тиз арада аларны бетереп тә аттылар. Әмма хатын- кызлар: «Әллә нинди каты күзле кешеләр бар, ник куясыз сабыйларны», дип язуларын дәвам итте.

Гүзәлне яклап чыгучылар да күренде: «Балаларның әниләре үзләре беләләрдер. Ул балалар хәзер зур бит инде», дип яздылар.

Бәйле