Татарстанлылар бозлавыкта егылмас өчен менә дигән ысул уйлап тапкан! [фото]

Табигатьнең начар һава торышы юк дисәләр дә, соңгы көннәрдә бар халык бозлавыктан зарлана. Зарланырлык та, меңләгән юл-транспорт һәлакәтләре, кешеләрнең имгәнүләре турында яңалыклар тынмый.

Шул ук вакытта адәм баласы эшкә, укырга барганда ничек кенә егылмаска дип баш вата. Алабугалар бу проблеманың чишелешен бик тиз тапкан.

Алар аяк киеме өстеннән носки киеп урамнарга чыккан. Олылар да, балалар да матурлык турында онытып, үзләрен шулай егылулардан сакламакчы булган.

%d0%bd%d0%be%d1%81%d0%ba%d0%b8

%d0%bd%d0%be%d1%81%d0%ba%d0%b82

Фото, мәгълүмат Новая Кама сайтыннан алынды.

Бәйле