Шәймиев, Миңнеханов булып сөйләүче Эмил Талипов гонорарлары турында сөйли [видео]

Камал артисты Эмил Талиповны артист буларак кына түгел, пародияләр остасы буларак та беләбез. «Вечерняя Казань» газетасы да Эмилнең әлеге таланты турында кызыксынып, интервью алырга ашыккан.

«29 октябрьдә YouTube сайтында урнаштырылган ролик 11 меңнән артык карау җыйды. Әлеге видеода Эмил Талипов президент Рөстәм Миңнехановка пародия ясый.

Эмил, әлеге видео кайчан, кайда төшерелде? 

— Видео Рамил Төхвәтуллинның юбилей кичәсендә төшерелде. Ялгышмасам, аны җырчы Раяз Фасыйхов яздырган, ә менә интернетка кем куйганын белмим. 

— Президент әлеге видеоны күргән микән?

— Белмим, ләкин күреп аны яратмаган булса, мин белер идем . Пародия — минем төп шөгылем түгел. Мин — Камал театрның артисты. Ә пародияләрне мин бары дуслар, туганнар арасында гына күрсәтәм.

Беренче тапкыр пародияләрне кайчан ясый башладың?

— Мәктәптә укыган чакта. Мин укытучыларга пародияләр ясый идем.  Аннары, Камал театрында эшли башлагач, төрле чараларда катнаша башладым. 10 ел элек 8 март бәйрәмендә хатын кызларны Минтимер Шәймиев исеменннән котладым. Пародиямне ошаттылар.  Рамил Төхвәтуллин әлеге чыгышымны Дәүләт советында эшләүче хатын кызлар өчен дә кабатларга сорады. Мин ризалаштым. Ул вакытта Рөстәм Миңнеханов премьер-министр иде, минем чыгышмны күрде, көлде.

— Ә Минтимер Шәймиев  кайчан күрде?

— Театрыбызның дусты Салаватның юбилей кичәсендә. Җырчыны Шәймиев исеменнән котлаганда, Минтимер Шәриповичның реакциясен күрдем. Ул да бик көлде.

— Пародияләрегезгә үпкәләгән кешеләр булдымы?

— Юк дип өметләнәм. Чыгыш алдыннан мин текстны кат-кат укып чыгам. Кешеләрне бер сүз белән дә үпкәлтергә мөмкин, Аллам сакласын! Һәр кешенең юмор хисе төрле бит…

— Пародияләрне яратмаучылар да бар…

— Ә беләсезме пародияләрне кем бик ярата?  Салават Фәтхетдинов. Ул миңа: «Кайда телисең, ничек телисең миңа пародия ясый аласың!», диде.

— Эмил, сезнең инде бер концерт программасы әзер диярлек. Әгәр дә чыгыш ясарга тәкъдим итсәләр, ничә сумлык гонорарга риза булыр идегез?

— Мин акча сорый белмим. Шәймиевка пародия ясау мондый суммага булачак, Миннехановка шуның хәтле дигән прейскурантым да юк. Дуслар өчен мин бушка чыгыш ясыйм. Юбилейларга чакырсалар, «ничә сум түлик» дигән сорауга: «күпме бирсәгез, шуңа риза», дим.  Ә акча минем өчен артык булмас, дөресен әйтәм…  Олыгайган саен, акча турында ешрак фикер йөртәм. Театрда түләнгән хезмәт хакым җитсә, мин аннан чыкмас та идем, көне-төне репетицияләрдә генә булыр идем. Ләкин, кызганыч…. Мин Галиәскәр Камал артисты. Мин халык арасында яхшы, матур күренергә тиеш. Ә бу акча сорый.

— Сез әле өйләнмәгәнме?

— Әлегә юк. Ләкин гаилә турында уйланырга вакыт дип саный, миңа бит инде 32 яшь. Тормыштагы кайбер вакыйгаларны алдан планнаштырып булмый:  кайчан туачагыбызны, өйләнәчәгебезне, бу дөньядан кайчан китәчәгебезне алдан белә алмыйбыз.»

 

Бәйле