Казан мәктәбенең директоры Айдар Шәмсетдинов Бөтенрусия бәйгесендә призер була

Мәскәүдә узган «Мәктәп директоры-2016» Бөтенрусия конкурсы йомгаклары билгеле булды. Бәйге нәтиҗәләре буенча Казандагы инглиз теле тирәнтен өйрәтүче 165нче мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов икенче урынны яулады.

Призерларны бүләкләү тантанасы кичә Мәскәүнең «На Страстном» театр үзәгендә үткән. Краснодар шәһәре 98нче мәктәп директоры Андрей Шевченко җиңүче дип табылган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстан шулай ук әлеге бәйгегә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 146нчы мәктәп директоры Диләрә Кәримованы да тәкъдим иткән иде. Айдар Шәмсетдинов белән ул Русиянең иң яхшы мәктәп директорлары унлыгына керде.

Бөтенрусия конкурсы уку йортлары җитәкчеләре өчен нәшер ителүче «Мәктәп директоры» журналы тарафыннан Русия Иҗтимагый палатасы, Русия Дәүләт Думасы Федерация Советы, Югары икътисад мәктәбе, Русия мәгариф академиясе ярдәмендә үткәрелә. Быелгысы елдан Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы бәйгенең гамәлгә куючысы булды.

 

Татар-информ

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр

Бәйле