Рәнис Габбазовның беренче концертыннан: “Бирсә бирә Ходай кешегә моң!” [фотогалерея]

13 ноябрь Казанның Филармония залында Рәшит Ваһапов фестивале яшь җырчысы Рәнис Габбазовның беренче концерты узды. Журналист Нәзилә Хуҗина әле тамашадан кайтуга ук социаль челтәрдә, “Алкышлар көчле булды концертта! Бирсә бирә Ходай кешегә моң, көчле тавыш дип кайттым”, дип белдерде.

Башка тамашачылар да Инстаграм, Вконтакте битләрендә Рәниснең концертының тере тавышка, җанлы уен коралларына үтүен, тамашаның югары дәрәҗәдә оештырылуын яздылар. Чарада гади җыр-моң яратучылардан башлап, Татарстанның финанс министры Радик Гыйззәтуллин кебек җитәкчеләр дә була. Безнең хәбәрчебез дә әлеге тамашаны карап, концерт мизгелләрен сүрәткә төшерде.

Җырчының беренче концертында аның иҗатташ дуслары – Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Артур Шөгәепов, “Мирас” инструменталь ансамбле һәм, әлбәттә, педагог – җырчы Венера Ганиева катнашты.

Рәнис Габбазов Ульян өлкәсендә туып үскән. Балачактан татар җырына, бигрәк тә озын, моңлы көйләребезгә мөкиббән булып үсә. Ә зур сәхнәгә беренче адымнарын 2015 елда Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында җиңү яулаганнан соң ясый башлый.

Бүгенге көндә Рәнис Габбазовны тамашачы радио-телевидениедән ишетеп-күреп белә башлады. Яшь җырчыда табигать тарафыннан бирелгән милли моң, халыкчан башкару культурасы, затлы, зыялы репертуар җәлеп итә, ди аны тыңлаучылар.

[Tatar today, Шамил Абдюшев фотолары]

Бәйле