Яңадан кыш килә

Синоптиклар фаразлавы буенча, 14 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.

Республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә — 5-10 градус, ә көндез – 3-8 градус салкын булачак. Аязган вакытта хәтта 14 градуска кадәр суытачак. Юлларда бозлавык саклана.

Бәйле