Илнар Ялалов, “Айфара”дан Алмаз кергән “Артист” футбол такымы 2016 сезонга йомгак ясады [фото-видео]

13 ноябрь Казанның “Солтанат” кафесында татар эстрадасының ир-ат җырчыларыннан торган “Артист” футбол командасы җыелды. Алар 2016 сезонга йомгаклау ясадылар.

«Артист» футбол такымы әгъзалары Казанның “Солтанат” кафесында үзара аралашып, бер-берсенә бүләкләр, мактау кәгазьләре биреп, тәмле ризыклардан авыз итеп 2016 елгы сезонны озаттылар. Иң оста уенчы һәм туп кертүчене дә үзара билгеләгәннәр. Әле узган ел гына исеме дә булмаган, гадәти футбол яратучылар кебек уйнаучы команда, бу эшкә бик җитди килеп, бер ел эчендә исем куеп, җанатарлар белән очрашулар да уздырырга өлгергән. Уңышлары да күзгө ташланып тора — һәрберсенең муеныныда Татарстан флагы белән көмеш медальләр ялтырый.

%d0%b8%d0%bb%d0%bd%d0%b0%d1%80%d1%8f%d0%bb%d0%b0%d0%bb%d0%be%d0%b222

Илнар Ялалов

“Казан футбол лигасында 2016 елгы сезон тәмамланды. Бу сезонда безнең команда «Артист» футбол командасы буларак, башлангыч лигада көмеш медальләр яулады. Ә киләсе елга югарырак торган лигага күчәчәкбез, Аллаһы боерса. Шул уңайдан без бергәләп жыелып бу сезонга йомгаклау ясадык. Иң оста уенчыны һәм иң күп туп кертүчеләрне билгеләдек. Иганәчебезне дә («Мир столешниц», Ульяновск) рәхмәт хаты белән буләкләдек.

Ә инде Казан лигасы, безне 4 ноябрьдә Татарстан спорт министрлыгында бүләкләде. Сезонның иң оста уенчысы итеп мине сайлаганнар. Мин моңа икеләтә шатландым. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә безнең командага!”, дип, үзенең хисләре белән уртаклашты “Артист”ларның капитаны Илнар Ялалов.

Моңарчы бер төркем татар артистларының футбол уйнауларын белә идек, быел алар тулы көчкә эшләп килүче футбол командасы төзеделәр. Без дә аларның уңышларына сөенәбез һәм тагын да югары үрләр яулауларын телибез!

[Tatar today, Шамил Абдюшев фотолары]

Бәйле