Татарстанда кышкы йокыга талмаган аюлар кешеләрне куркуга сала [фото]

Татарстанның хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану буенча идарәсе Лаеш районында кешеләр берничә тапкыр көрән аю очратуы турында мәгълүмат тарата.

Ерткыч хайванны соңгы тапкыр танкодром янында, Казан шәһәре читендә күргәннәр, дип хәбәр итә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе.

Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе белгечләре кышкы йокыга талмаган аю кешегә зур куркыныч тудыруын кисәтә. Шуңа күрә мөмкин кадәр саклык чараларын күрергә, игътибарлы булырга өнди.

Күргән кешеләр Казан тирәсендә йөргән аю бик зур, аның карга баскан аяк эзе 20 сантимертдан зуррак булуын әйтә.

 

Татар-информ

Бәйле