Гүзәл белән Илдар концертларының сәхнә артын ача: анда Elvin Grey һәм…әтәч! [видео]

Яңа гына YouTube каналында Илдар белән Гүзәл  “Ничек җырчы булырга?” дигән видео чыгарды. Бу видеода Гүзәл ничек итеп концертка әзерләнүләрен сөйли. Әлбәттә, дулкынландыргыч вакыт, чөнки яраткан тамашачысы алдында матур да, гүзәл дә, күз явын алырлык та булырга кирәк. Менә бүгенге концертка ул нинди матур чәч причёскасы ясатканын, концерт буе кияргә әзерләп куйган асыл бизәкле күлмәкләрен, иренең пиджак-костюмнарын да күрсәтә. Шунда ук җырлап та, биеп тә ала. Үз җырына түгел, башканыкына моңлана.

Тамашачылар да ару гына җыелган. Һәрберсеннән сүз әйттереп булмаса да, берничә активыннан сүз алырга өлгерә оператор. Һичшиксез, яратып килгән тамашачы начарны сөйләмәс, бары тик ярату һәм мактау сүзләре генә, җырларын да хәтта башкаралар.

Гүзәл шулай ук, сүз уңаеннан, үзенең шушы көннәрдә дөнья күргән “Ничек җырчы булырга?” дип, аталган китабы белән дә тамашачысы белән уртаклаша. “Җырчы булу авырмы, җиңелме?” дигән сорау турында уйланучылар биредә үзләренә җавап табарлар дип уйлыйм. Бик күп фотолар белән бизәлгән китап битләрендә минем иҗат юлым, моңарчы беркайда да әйтелмәгән кызыклы фактлар, төрле хәлләр турында укып белергә мөмкин. Шулай ук алдагы китаплардагы даими рубрикалар — танылган шәхесләрнең безнең турыдагы фикерләре дә урнаштырылды”, — ди Гүзәл һәм шунда ук уйнаткан бәйгедә (социаль челтәрдә җырларның исемнәрен язарга) җиңүчене атап, китапны юллый.

Концертларының махсус кунаклары белән дә таныштыра. Гаилә дуслары һәм сәхнәдәшләре Elvin Grey һәм…әтәч! Махсус алар белән отельда урнашкан, яшәгән, киләчәк елның символы – әтәч тә аларның бүгенге кичәсенә килгән икән! Бигрәк интрига тудырырга ярата инде Гүзәл! Киләсе тапшыруда концерт ничек үтүе, килеп чыккан һәм тамашачыны шаккатырган сюрприз-маҗаралары хакында сөйлиячәк.

Бәйле