Өйсез калган Бәчели абый: «Яшь хатыным фатирымны сатып, акча белән качты, бәдбәхет…» [гыйбрәтле хәл]

Нинди генә хәлләр булмый бу дөньяда. Нинди генә язмышлы кешеләр очрамый. Мин бу кеше белән мәхкәмә йортының коридорында очраштым. Суд юлларында йөрергә туры килмәсә дә, бу бинага никтер кереп карыйсым килде. Коридор тулы уйчан йөзле кешеләр. Нидер көтәләр, елап утыручылары да бар.

Бераз гына читтәрәк агач аяклы, шактый олы яшьтәге бер агай утыра. Танышым булмаса да, аның янына барып утырдым, татарча сәлам бирдем. Ул Зәй районының бер авылыннан Бәчели исемле керәшен татары булып чыкты. Телгә дә оста икән. «Тыңлап торсаң, бер серемне сөйләр идем», – ди. Ашыгасы җирем юк, тыңлыйм, дидем.

– Мин Я-к авылында 1924нче елда туганмын. Яшьлек елларым шунда үтте. Нибары дүрт кенә ел укып калдым. Япь-яшь көенчә атлы эшләрдә эшләдем. Бик яшьләй сөйгән кызым Аннага өйләндем. Гаиләбез ишле, әти-әнинең әле исән чаклары. Ике сеңлем бар иде, сугыш вакытында алар кызамыктан үлгән.

Үзем 1942нче елда фронтка киттем. Гади солдат идем. Украина, Беларусь җирләрен азат итүдә катнаштым, Берлинга кадәр барып җиттем. Сугыш бетә дип йөргән көннәрдә бик каты яраландым. Снаряд ярчыгы аягымны ярып үтте, ә аннан да аянычы – нәзек җирем өзелде. Мине Мәскәүгә озаттылар. Үлгән генә булсам, әйбәт буласы булган да бит, гомер бетмәгән, күрәсең. Аягымны төптән үк кисеп аттылар. Ярты ел госпитальдә ятып, 1946нчы елда сыңар аяк белән авылга кайтып төштем.

Әти-әни олылар иде инде, мин югында алар вафат булган. Хатыным Анна белән 6 яшьлек кызым мин кайтканга бик куанды. Кочаклашып елаштык. Ирлегемнең юклыгын Аннага язмаган идем. Моны белгәч, ул хушсыз калды. Бәхетле көннәрем озакка бармады, Анна ир назына бик сусаган булгандыр инде, өч көннән: «Бәчели, гафу ит, мин синең белән яши алмыйм, миңа чын ир кирәк», – дип, кызыбыз Ринаны алып, әти-әнисе йортына кайтып китте. Минем өчен, гүя, кояш сүнде. Бу хәбәр авылга бик тиз таралды. Минем белән яшәргә бер генә хатын-кыз да риза булмады.

Еллар үтте. Балта эшенә оста идем, авыл халкына өстәл-урындыклар ясап сатып, байтак кына мая тупладым. Хатыным инде башка кешегә кияүгә чыгып, балалар тапты. Кызым да кияүдә, балалар үстерә. Мин хатынга үпкәләмим. Аллаһ Тәгалә һәркемне парлы итеп яраткан. Кызыма гына үпкәм бар, ул хәлемне белергә бер генә тапкыр да килмәде. Ишектән оныкларым килеп керер дип көттем. Бер дә юкка гына өметләнгәнмен бугай.

Ярый әле күрше-тирәләр хәлемне белешеп тора. Рәхмәт аларга. Инде яшь тә бара, кан басымы да уйный. Ялгыз яшәүләре бик авырайды.

Авылдагы йортны сатып, Зәйдән бер бүлмәле фатир сатып алдым. Ялгызлыктан качып буламы соң? Үземнән 20 яшькә кечерәк бер хатынга: «Әйдә, бергә яшик», – дип, ым кагып караган идем, «Бөтен байлыгыңны, фатирыңны миңа яздырсаң, уйлап карармын», – диде. Риза булып, бөтен теләген үтәдем. Сугыш инвалиды булгач, пенсиям яхшы иде. Акчаны бик яратты ул. Мине санга да сукмый, кичтән чыгып китеп, иртән генә кайтып керә башлады. Кайбер көннәрне ирләрен минем янга да ияртеп кайта иде.

Шулай берсендә шифаханәгә юллама бирделәр. Яшь хатыным матур гына озатып калды. Кешенең башында нинди уйлар булганын кем белгән соң? Мин китүгә, фатирны сатып, акчаларны алган да, юкка чыккан, бәдбәхет. Мин кайтканда анда яңа хуҗалар яши иде инде. Ә мин урамда калдым. Күп йөри торгач, тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Теге хатын инде миңа кадәр дә ике ирне төп башына утырткан булган икән. Менә шуның артыннан йөрим әле: суд аша үземә тиешле өлешне алып булмас микән, дим.

Юрист судка гариза язарга кушты. Мин яза белмим, син шуны гына язып бирмәссең микән? – дип, миңа мөрәҗәгать итте Бәчели агай. «Мин русча яза алмыйм, татарча язылганны кабул итсәләр, язып бирермен», – дидем. Ул елларда татарча гаризаларны кабул итәләр иде әле.

Бәчели агай белән кул биреп саубуллаштык. Нәтиҗәсе ничек булгандыр, анысын инде мин белмим. Ул һаман да моңсу күзләре белән миңа карап торадыр сыман. Исәнме ул, юкмы? Исән булса, аңа 92 яшь тулган булыр иде.

Безнең гәҗит 

Бәйле