Искәндәр Сираҗи Радик Юльякшинны сүккәннән соң чыккан шау-шуга җавап бирде

«Кызык бу дөнья! Урман уртасында сусыз, газсыз, утын белән ягыла торган иске өйдә ялгыз карчык яшәп ятуын, хакимиятнең аңа фатир биргән булып кыланып, ачкыч тапшырып фотога төшереп китүен, ул ачкычның ярамавын, ә яңа йортның төзелеп тә бетмәгәнлеген язасың, видеорепортаж төшерәсең — дәшүче дә юк! Йөзләгән кибетне рөхсәтсез ачып, салымнар түләмичә халыкны эчереп ятучы эшмәкәрләрне фаш итеп чыгасың — эшереп тә бирмиләр! Ә ниндидер тавышсыз, моңсыз, милләтсез, бер шыңшып йөрүче затсыз эстрада әһеленә сүз әйтәсең икән — дәррәү кәтәреп алалар…», ди Искәндәр Сираҗи фейсбук битендә.

Аңа кадәр ул КФУның журналистика факультеты студентлары белән булган очрашуда, «Элвин Грейдан татар милләтенә бернинди файда юк, Элвин Грей дигән кушамат алганы өчен генә булса да», дип белдергән иде. Радик белән таныш түгеллеген, аның популярлыгының сәбәбен дә белмәвен әйтте.

%d0%b8%d1%81%d0%ba%d3%99%d0%bd%d0%b4%d3%99%d1%80-%d1%81%d0%b8%d1%80%d0%b0%d2%97%d0%b8

Искәндәр Сираҗи Мәскәүдән журналист Максим Шевченко белән

Tatar Today

Бәйле