Әти-әнисе 784 грамм туган Мәдинәнең айлар буе үлем белән көрәшүен сөйли

Татарстанда әни булырга әзерләнүче 32-35 процент хатын-кызның гына йөклелеге бер кыенлыкларсыз уза. Калган очракларда исә нинди дә булса тайпылышлар, авырлыклар күзәтелә. Нәтиҗәдә, җитлекмичә туган нәниләр саны арта бара. Ел саен илебездә 100 меңгә якын бала вакытыннан алда дөньяга аваз сала. Яңа туган пациентлар турында кайгырту Европа фонды инициативасы белән  2009 елдан башлап 17 ноябрьдә күп кенә илләрдә Халыкара җитлекмичә туган балалар көне  билгеләп үтелә.

Миләүшә һәм Алмазның кызы Мәдинәгә тиздән 4 яшь тула.  Вакытыннан алда 784 граммлы булып туган нәнине “кеше итү” өчен әти-әнисенә  күпме көч куярга туры килгәнлеген алар үзләре генә белә. Ә инде никадәр борчу-хәсрәт кичерүләрен әйтәсе дә юк. Беренче атналарында газиз балаң исән калырмы-юкмы дип кайгырулар,  аны башка әниләр кебек күкрәгеңә кысудан мәхрүм булу, бераз тернәкләнеп киткәч тә, дистәләгән тапкыр хастаханәдә ятып чыгулар – аның сәламәтлеге өчен көрәш әле дә дәвам итә.

— Мәдинә безнең икенче балабыз. Олы кызыбызга инде 10 яшь. Ул вакытында – 38 атнада туган иде.  2011 елда икенче тапкыр балага уздым, әмма көмәнем төште. Шул бөерләремә бәрде. Дәваланганнан соң, гинеколог яңадан балага узарга рөхсәт бирде. Әмма йөклелекнең беренче айларыннан ук проблемалар башланды. Башта температурам 38 градустан төшмәде. Анализларым яхшы иде, сәбәбен һич белә алмадылар. Аннары кан басымы уйный башлады – 220/200 дәрәҗәсенә җитә иде, бәвелдә аксым барлыкка килде. 26 атнада Груздев исемендәге 3нче бала табу йортына йөклелекне саклау бүлегенә салдылар. Әмма 3 көн дәвалануның нәтиҗәсе булмады. Ашыгыч операция ясарга мәҗбүр булдылар.  Шул рәвешле, 2013 елның 11 гыйнварында, уч кадәр генә кызыбыз дөньяга аваз салды, – ди Миләүшә Камалова.

Сау-сәламәт туган нәниләрне әниләре белән өченче-дүртенче көнне бала тудыру йортыннан инде өйгә чыгаралар. Вакытыннан алда туган Мәдинә исә беренче өч айны хастаханәдә уздыра. Бер килога да тулмаган нәни гомере өчен табиблар кулларыннан килгәнчә көрәшә. Туганнан соң өченче көнне бала тудыру йортыннан нарасыйны башкалабызның 1нче хастаханәсенә күчерәләр. Мәгълүм булганча, Казанда җитлекми туган нәниләрне “кеше итәргә”  бары тик шунда һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә генә алыналар. Әмма республикабызның иң заманча медицина учреждениесендә урыннар булмый, яңа туган нәнине анда операциягә генә алып барып кайталар.

Әни белән бәбине бары тик 1 апрельдә генә өйгә чыгарганнар. Баланың авырлыгы бу вакытта 2 килограммга җиткән була.

— Баштагы өч айда балама карап күңелләр сыкрый иде. Инкубатор астында ята, төрле чыбыкларга уралган. Ашатуы да борын аша кертелгән зонд белән генә. Шулай да 3 сәгать саен янына килеп карарга рөхсәт итәләр иде. Февраль урталарында кызымны беренче тапкыр кулыма алдым. Өч ай булгач кына өйгә кайтырга рөхсәт иттеләр, – ди Миләүшә.

Әмма өйгә чыгаргач та, бу гаиләгә әлегә кадәр хастаханә юлын таптарга туры килә.  Җитлекми туган балага «гемморагическое поражение головного мозга в виде нижнего спастического парапареза» дигән диагноз куела. Моннан тыш та вакытыннан алда туган нәнинең авырулары – бер кочак. Бала окулист, эндокринолог, нефролог, неврологта исәптә тора.

— Өч ай саен кызыбыз белән Республика балалар клиник хастаханәсендә бушлай массаж, электрофарез, парафин, ЛФК курслары узабыз. Хәзерге вакытта кызыбыз акыл үсеше буенча яшьтәшләрен куып җитте, физик яктан гына бераз артта кала. Әйтик, аякларын идәннән аерып сикерергә әле генә өйрәнеп килә. Күптән түгел балалар бакчасына йөри башлады, – дип сөенә Мәдинәнең әнисе.

Илебездә, аерым алганда Татарстанда да, Мәдинә кебек вакытыннан алда дөньяга аваз салган нәниләр аз түгел.  Билгеле, мондый очракларда бала һәм әни гомерен саклап калу өчен иң заманча технологияләр, үз эшенең осталары булган табиблар таләп ителә. 2012 елдан илебездә нибары 500 граммлы булып туган нәниләрнең гомере өчен дә көрәш бара.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының балаларга медицина ярдәме күрсәтүне һәм бала табу хезмәтен оештыру бүлеге башлыгы Елена Игнашина сүзләренчә, республикабызда йөкле хатын-кызга һәм яңа туган сабыйга медицина ярдәме 3 дәрәҗәле система буенча күрсәтелә. Беренче дәрәҗә – үзәк район хастаханәләре. Биредә тулысынча сәламәт хатын-кызлар бала таба. Икенче дәрәҗә – уртача куркыныч янаган хатын-кызлар. Бу инде – муниципальара үзәкләр. Республикабызда шундый 8 учреждение исәпләнә.

Әмма йөклелек бик авыр узган очраклар да бик күп. Бу вакытта бала һәм ана гомерен саклап калу өчен еш кына  акушер-гинеколог  һәм неонатологлардан тыш, реаниматолог, кардиолог, нефролог, пульманолог, хирург һ.б. белгечләр ярдәме таләп ителә. Бу шартларның барысы да өченче дәрәҗәдәге медицина учреждениеләрендә генә үтәлә. Мондый хастаханә Татарстанда берәү. Ул – Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәге, ди Елена ханым.

2011 ел белән чагыштырганда, җитлекми туган балалар саны икеләтә диярлек арткан. Әмма моны экология һәм хатын-кызларның сәламәтлеге начараю белән генә бәйләп карау бик үк дөрес түгел. Медицина үсеше нәтиҗәсендә элек үлемгә дучар ителгән сабыйлар бүген исән кала.

Республика балалар клиник хастаханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге башлыгы Марат Садретдинов сүзләренчә, туган чагында авырлыгы 1 килограммнан кимрәк булган нәниләрнең 50 проценты үлә. Исән калганнарының 60-80 проценты исә инвалид кала. Авырлыгы 1 килограммнан артыграк булып туганнар арасында 26 процентының гомерен саклап кала алмыйлар. Калган балалар исә бик яхшы күрсәткечләр белән, сау-сәламәт  булып үсә.

Интертат.ру

Бәйле