“Ярымшәрә тәннәрдән торган клипларга чын ТАТАРЧА клип белән җавап” [видео]

Татар халкына хас булмаган, ярымшәрә тәннәрдән торган клиплар караган чакта күңел гел матур клиплар барлыкка килүенә өметләнә, юрый иде. Татар юрап китерә,ди.  Менә әлеге көннәрдә генә яшь җырчы Рәфинә Ганиуллина тамашачысы игътибарына, Зәмирә Гәрәева җитәкчелегендә төшерелгән, өр-яңа клибын тәкъдим итте. Ярымшәрә тәннәрдән торган клипларга чын ТАТАРЧА клип белән җавап бирде Рәфинә.

“Кошларга” дип исемләнгән татар халык җырын башкара ул. Клипны  тасвирлау өчен нибары ике сүз җитә: моң һәм гүзәллек. Монда артык сүз сөйләп тору урынсыз. Бары тик клипны күңел биреп карарга кирәк.

Афәрин, Рәфинә!

Артистлар.ру

Бәйле