«Башкортлар татарларны, татарлар мишәрләрне яратмый…» Стереотипмы, әллә чынбарлыкмы?

Яндекс хезмәте ярдәмендә башкарылган гади социаль сынау җирле халыкларның стереотипларын ачыклый. //Азатлык радиосы//

Русиянең җирле халыклары никадәр күп булса, алар турында төрле стереотипларның да хисабы юк. «Йод» басмасы Яндекс эзләү системы кулланучыларының сорауларына нигезләнеп илдәге төрле милләтләр хакындагы стереотиплар исемлеген төзеде. Эзләү юлына «ни өчен» һәм берәр милләт исеме языла, система иң популяр сорау вариантларын тәкъдим итә. Азатлык әлеге ысул белән тәҗрибәне татар һәм башкортларга басым ясап дәвам итеп карарга булды.

Билгеле, күпчелек стереотиплар тискәре төсмергә ия. Мәсәлән, «ни өчен мәскәүләр усал», «ни өчен ростовлар әрсез», «ни өчен удмуртлар ямьсез», «ни өчен марилар сихерли» һәм башкалар. Яндекс вариантларына ышансаң, Русия көнчыгышы халыклары урысларны яратмый. Ә кайбер кавказлар, мәсәлән карачай һәм чәркәсләр, кабарда һәм балкарлар бер-берсен сөйми.

Ерак Көнчыгыш кешеләре төбәктән китә, Приморье өлкәсе халкы тиз сөйләшә, ә якутлар чибәр. Яндекс кулланучыларына күрә, татарлар урыслар белән гаилә кормый, ә чуаш һәм башкортлар татарларны яратмый.

Без дә Яндекс эзләү системы ярдәмендә татар һәм башкортлар турында башка стереотипларны белешеп карадык. Нәтиҗәләр мондый: кулланучыларны ни өчен татарларның мишәрләрне яратмавы, дуңгыз ите һәм гөмбә ашамавы, урысларга охшавы, мөселман булуы кызыксындыра.

Шунысы кызык, сорауны хатын-кыз заты белән язсаң нәтиҗәләр башкача. Кулланучыларда татар кызларына карата астыртын булу, урысларны ярату һәм иртә картаю кебек стереотиплар бар.

Башкортларга килгәндә, кулланучыларны ни өчен аларның кытайларга охшаш булуы, бизәлешкә игътибар бирүе кебек сораулар кызыксындыра.

Шулай ук «ни өчен Татарстан …» эзләү параметрлары кызыклы нәтиҗәләр күрсәтә. Кулланучыларны республиканың ни өчен бай төбәк булуы, Русиядән аерылмавы һәм башка сораулар кызыксындыра.

Бәйле