Чаллыдан бер балыкчы өйдә аккош белән яши

Чаллыда Кама елгасында бер балыкчы канаты җәрәхәтләнгән аккошны табып, аны өенә алып кайткан. Ярасының бик җитди булуын аңлап, аны “Тулпар” ат-спорт мәктәбе каршындагы зоопарк ветеринарына алып барган, дип хәбәр итә “Чаллы-ТВ”.

Ветеринар табиб җәрәхәтне караганнан соң, аккошны кемдер тотарга тырышкан яки инде аңа травматик коралдан аткан, дип фаразлаган.

Аккошка беренче медицина ярдәме күрсәтелгән. Мөгаен, аның бер канатына ампутация янаячак. Зоопаркта аккошка Рикки дигән кушамат такканнар. Аның янына Роза исемле аккош ияләшкән, ул кошны да элегрәк яралы килеш тапкан булганнар. Зоопарк хезмәткәрләре киләчәктә аккошлар парлашыр дип өметләнә.

Татар-информ

 

 

 

Бәйле