Заяга үткән тормыш: «Чит ил кешесе белән бәйләнеп, тәмуг газапларында яндым…» [булган хәл]

Бүген генә килеп туган мәсьәлә түгел бу. Мондый хәл узган гасыр башында да күзәтелгән. Ул чакта да кызларыбыз язмышларын чит-ят белән бәйләп, килде-киттегә яр булган. Яр булуын булган да бит, бәхетләре булды микән соң үзләренең? Арасында, бәлки, андыйлары да очрагандыр. Күбесенең ире үз иленә кайтып китеп, бичара хатын калган гомерен аны көтеп уздырган. Ул инде кабат кияүгә чыга алмаган (чөнки талак кылынмаган), ире дә әйләнеп килмәгән. Мондый язмышка дучар булучыларның хокукларын яклау өчен ул чорда хәтта бер фәтва да игълан ителгән. Шуның нигезендә  Идел буенда яшәүче мөселман хатын-кызларын Урта Азиядән килүчеләргә кияүгә биргәндә никах килешүе төзелгән һәм әгәр дә ул ир үз иленә китеп күпмедер вакыттан хатыны янына кайтмаса, ул хатын үзеннән-үзе талак кылынган дип саналган. 

Бу – узган гасыр башында, ә бүген хәлләр ничек? Дөресен генә әйткәндә, бүген дә шул ук хәл, берни дә үзгәрмәгән диярлек. Читтән килгәннәрне әле дә яратучыларыбыз бар, алдын-артын уйлап тормый гына алар белән язмышларын бәйләп куючылар бар. Бер үк тырмага ничә тапкыр басарга була? Югыйсә ишетеп-күреп торабыз, озын гомерле булып чыкмый ул никахлар. Алар безгә гомерлеккә дип килгән кешеләр түгел, бүген – монда, иртәгә – тегендә. Аларга вакытлыча гына сыеныр куыш, бер-ике ел яшәп торырга хатын кирәк. Ә безнекеләр беркатлы, бер белмәгән җиде ятны бик теләп сыендыралар, өй түренә үткәрәләр, язмышларын ышанып тапшыралар. Югыйсә бу ирләрнең күбесенең үз илендә гаиләсе, бала-чагасы булуы да сер түгел. Алар исә анда калган гаиләсен беркайчан да ташламый – тапкан малын  җибәреп, тормышларын кайгыртып тора. Монда бергә яшәгән хатыны аның болай гына – вакытлы гына хатын, никахлары да вакытлыча гына. Ни кызганыч, андый вакытлыча никахларда  белә торып ятимлеккә дучар ителгән балалар да туа.

Хәер, алай берьяклы гына фикер йөртсәк, хата булыр иде. Яңа корган гаиләсенең вакытлыча гына булуын белә торып та шушы адымга баручы хатын-кызлар очрый. Ни этәрә аларны моңа? Бәлки, чарасызлыктыр – аз гына булса да бәхет тәмен татып, көчле затның кайгыртуын тоеп яшисе килмәсмени кешенең?! Тормышның бар йөген үз җилкәсендә сөйрәп баручы эш аты гына түгел, кадерле бикә дә булып яшисе килүе гаҗәпме аның?! Йә, кайсыбыз ягымлы йөзгә, тәмле сүзгә мохтаҗ түгел? Кайсыбызга игътибар-наз артык? Бездә ир-егетләрнең аз булуы, булганының да гаилә корырга атлыгып тормавы, беришенең эчкечелеккә сабышуы хатын җилкәсенә салынуы, хөрәсәнлеге әллә серме?

Көньяк ирләрен дөнья көтүчән, балалары, гаиләсе өчен җан атып тора, диләр. Бәлки, әнә шул сыйфатлары белән дә үзләренә каратадыр алар безнең хатын-кызларыбызны. Бизмәннәргә салып үлчәгәч, вакытлы гына булса да, сөекле бикә булып яшәү теләге өстен чыгадыр.  Берничә ел гына булса да бәхетле булып яшәп карау, гомеремдә бәхет чыраен күрмәдем, дип яшәүгә караганда,  яхшырак бит. Гәрчә көньяк ирләре арасында да төрлесе очрый. Бәхет йомгагының очларын тәмам чуалтып, кеше язмышы белән уйнаучылары да аз түгел.

…Гүзәл авыл кызы иде. Казанга укырга килде. Дөресен генә әйткәндә, апасы мәҗбүриләп дигәндәй алып килде аны. Училищены да, курсташларын да беренче көннән яратмады кыз. Бер айга түзде, аннан укырга йөрмәс булды. Көнозын телевизор каршында утыра да, апасы кайтыр алдыннан гына урамга кузгала, үзләре яшәгән йорт янындагы базарны урап кайта. Ул базар күзләгәндә, башка берәүнең тырышып-тырышып үзен күзәткәнен белми әле Гүзәл. Азау ярган сәүдәгәрнең аның яшьлегенә, сафлыгына, сәламәтлегенә кызыкканын абайламый. Яшь шул әле, ышанучан. Әнә әле дә: «Эй, дэвушка! Падхади!» – дип үзен чакыручы иргә таба атлады да китте. Ник чакыра икән?  «Как зовут такую красавицу?» Шулай танышып китте ул үзенең алга таба тормышын челпәрәмә китерәчәк, аны тәмуг газапларына салып, мәңге кичерү булмас гөнаһларга батырачак ир белән.

Көньяк егете Азимга җимеш сатыша хәзер Гүзәл. Кызны күргәч, егетебез май кояшына әверелә, теленнән баллар тама. Азим булмаса, үзенең шулкадәр дә матур, шулкадәр дә чибәр, тегесе әйтмешли, «просто лукум!» икәнен беләсе дә булмаган икән. Тәмам зиһене чуалды кызның. Азимның тәмле теленә, күчтәнәч-мүчтәнәчләренә алданды. Бу халык хатын-кызны ничек каратасын белә шул! Утка очкан күбәләкләр шикелле, моңа кадәр күрмәгән игътибардан, ишетмәгән татлы сүзләрдән акылы томаланган күпме кыз-кыркын эләгә шушы тозакка. Гүзәл дә капты.

Танышуларына ай да узмады, Азим аны бергә яшәргә кыстый башлады. Ул ышандырган рәхәт тормышка кызыкты Гүзәл. Әти-әнисен, апасын алдап-йолдап, егет янына күченде. Күрәчәгенә ашкынды. Бик ымсындырды шул аны гаиләле тормыш. Көне буена базарда сатып кайтканнан соң, кичен Азимның өерелеп килгән дусларына табын әзерләп, төн уртасына кадәр өстәл җыештырып йөрүне дә авырсынмады. Юып кына куярсың әле, дип, аларның тау-тау кер калдырып китүләрен дә әллә нигә санамады. Юды, җыйды, пешерде. Тик һәрнәрсәнең бер чиге була шул – аның да ваемсызлыгына чик куелды – соңгы арада «күреме» килмәде. Дөньялары тәмам буталды Гүзәлнең. Бер уй белән йокларга ята, икенче уй белән уяна. Кешегә беленә башлаганчы барып төшертеп кайтырга кирәк дип уйлап кына бетерә, аннан соң гомердә дә бала таба алмасам, дигән уй баш калкыта. Аның бу баланы табасы да килә, әти-әнисеннән, аннан битәр кеше сүзеннән дә курка. Ничек тә тизрәк никах укытасы иде. Тик Азимның башында ниләр кайнаганын аңлармын димә. Никах укытырга ризалашкандай итсә дә, үзе кыймылдамый.

Апасы белән барып сөйләшми чарасы калмады Гүзәлнең. Бер ноктага төбәлеп утырган көе тын гына тыңлады ул аны. Сеңлесеннән тәмам күңеле кайтып, нәрсә дип әйтергә дә гаҗиз иде апа кеше. «Әй кызый, кызый. Башың бармы синең азрак, юкмы, ә? Башы булган кеше, кыз килеш нәсел-нәсебен дә белмәгән бер әтрәк-әләмгә барып кабамы?»

Апасы ничек сөйләшкәндер, нинди үтемле сүзләр тапкандыр, шул атнаны ук тиз генә никах укыттылар. Авылдан Гүзәлнең әти-әнисе дә килде, Азимның гына якыннары күренмәде. Хәер, аларга хәбәр салучы да булмады.  Мулла мәһәр-фәлән дип башлаган иде, кырт кисте Азим: түләнгән инде мәһәре. Әй лә, Гүзәлгә аның мәһәре кирәкми дә, кеше арасында никахлары бар дигән сүз чыкса, шул җиткән.

Авыры зурая барган саен, борчулары артты Гүзәлнең. Баласының атасын бик аз белә бит ул. Кая белү, берни белми дисәң дә була. Кем ул Азим, кайда үскән, нинди ата баласы? Туганнары бармы? Сумгаит шәһәре янындагы бер бистәдә туып-үскәнен генә белә. Башка мәгълүматы юк. Үзе хакында сораганны бер дә яратмый тагын: «Кирәкмәгәнне сорама дип әйттемме мин сиңа?»  – дип җикеренә үк башлый. Какмый-сукмый ул үзе, әмма Гүзәлне бер күз карашы белән буйсындыра да куя. Үз халәтен үзе дә аңлый алмый хәзер Гүзәл. Күңеленең тирән бер төпкелендә яшәгән шөбһәсе генә көннән-көн көчәя бара – ул үзе дә, аның туачак баласы да бу иргә кирәк түгел, ахрысы. Элеккеге тәмле тел дә, юмалаулар да төнлә күргән төш кебек кенә булып калды. Тагын да яманрагы – тиздән Азим үз иленә кайтып китәчәк. Гүзәлнең өзгәләнеп елаулары, аягына сарылып ялварулары, хәтта туачак нарасый хакы да аны монда алып кала алмаячак. Гүзәл кебекләрне күп күргән инде ул, бу кыз беренчесе дә, соңгысы да түгел.

…Зиратның кеше күзе төшми торган аулак почмагында бәләкәй генә бер калкулык бар. Аның кайчан, кем тарафыннан барлыкка килүен һичкем белми. Туарына өч ай кала карында килеш юк ителгән бала кабере ул.

Сөембикә журналы

Бәйле