Минскида күптән түгел Җәмигъ мәчетен ачу тантанасында Белоруссия Президентының Коръән китабын үбүе барлык диннәргә дә бертигез хөрмәт белән каравын белдерә, дип җиткергән Хөкүмәт башлыгы Александр Лукашенко. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.
«Миңа Коръән китабын үпкән өчен тәнкыйть сүзләрен җиткерделәр. Без Эрдоган белән (Төркия Президенты 11 ноябрьдә Минскига эшлекле визит белән килгән иде) мәчет ачылышында булдык. Аңа Коръән бүләк иттеләр һәм ул аны үпте. Миңа да шундый ук Коръән китабын бирделәр – мин нәрсә эшләргә тиеш идем соң? Мин шул ук хәлне кабатладым», дигән Лукашенко пәнҗешәмбе көнне Минскида узган матбугат очрашуында.
«Мөгаен, кемнәрдер мине «чукындырганнардыр» дип уйлыйдыр. Юк, мине беркем дә «чукындырмады». Әмма мин Президент, һәм минем илемдә меңләгән мөселман яши. Шулай ук алар өчен дә мин Президент. Һәм алар беркайчан да бернинди проблема да тудырганнары юк «, дип өстәгән ул.
Президент Белоруссиядә мөселманнар, католиклар һәм православие динендәге кешеләр арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнашуын, ә ил законнары барлык дин вәкилләре өчен дә тигез хокуклылыкны тәэмин итүне карый, дип белдерә.
«Дингә килсәк инде, биредә лозунг бер: һәркем үз гыйбадәтханәсенә юлны үзе таба «, дип шәрехли Александр Лукашенко.