Без бит Совет чорында үстек, ә ул чорда мондый бизнесмен хатын-кызлар юк иде. Бизнесмен булмасам да, тәрбияче булдым, 35 ел эшләдем. Хәзер инде әби мин. Ирем белән ике ул үстердек. Икесен дә өйләндердек, киленнәребез мөселман кызлары, бик уңганнар, күзләр генә тимәсен. Тик гаиләм белән мактанып язу түгел әле бу минем.
Ниятем башка. Мин иремнең икенче хатыны. Беренчесе белән аерылышканнар. Сәбәбеме? Сәбәбе… Ирем хәрби кеше минем. Укыганда ук урыс кызы белән танышкан булган ул. Шуның белән кушылып, әти-әни янына яшәргә кайтканнар. Иремнең ике яшькә генә олырак абыйсы да шул ук елны өйләнеп, ул да гаиләсе белән шушы йортта яшәгән. Абысының хатыны марҗа килендәшеннән гел гаеп кенә табарга тырышкан. Синең хатының тегенди-мондый дип, иремне хатынына каршы котыртып торган. Кайнана да аның сүзен җөпләгән. Яшь баласын алып, үз ягына кайтып китми чарасы калмаган ул хатынның. Ә бит күршеләр әйтүенчә, бик яратышкан булган алар. Кеше сүзе белән гаилә таркалган.
Беркайчан да бу хәлләрне белгерткәне булмады миңа иремнең. Беренче баласына алимент түләп торганын гына белә идем. Баштарак без дә, ишле гаилә булып, бергә яшәдек. Аннан соң иремнең абыйларына фатир бирделәр дә, алар башка чыкты. Ике ул үстерделәр, зур итеп йорт салдылар. Вакыты җиткәч, алар да бер-бер артлы өйләнде. Ике килен дә – урыс кызлары. Аларның туеннан кайткач, иптәшем үзен кая куярга белми, бәргәләнеп йөрде-йөрде дә, бәйнә-бәйнә барысын да сөйләп бирде. 28 ел буе күңелендә йөрткән бар рәнҗешен ачты да салды. «Менә бит ул тормыш ничек борыла. Минем баламны урыс баласы дип кактылар. Беренче хатынымны марҗа, кяфер дип кимсеттеләр. «Марҗа белән яшәргә ничек курыкмыйсыз?» – дип, әниләрне котырта торган иде абыйның хатыны. Шулкадәр рәнҗи идем мин аңа. Үзләренең уллары да урыс кызлары белән кушылсалар ярар иде дип тели торган идем. Менә хәзер үзе дә урыс киленнәре белән яшәсен инде».
Әнине үзебез карыйбыз дигән булып, кайнанамның гомер иткән йортын да саттырды абыйлары. Акчасына фатир алганнар иде, хәзер анда марҗа килен яши. Ул йортка иремнең дә хезмәте аз кермәгән иде югыйсә. Шуны салган вакытта бер күзе сукыраеп та калган хәтта. «Улым, бу йорт сиңа булыр», – дигән булган кайнанам. Хәзер әнә үзе дә: «Мине Аллаһы Тәгалә генә тотты», – дип үкенә. Кайнанам абыстай минем – районда бик хөрмәтле кеше. Оныкларының урыс кызы белән йөргәнен белде, тик авыз ачып бер сүз дә әйтә алмады. Иремнең абыйсы белән хатыны да ләм-мим ул хакта. Шулай шул ул, кешенекен тикшерүе бик җайлы булса да, үзеңә килеп кагылгач, телеңне аркылы тешлисең. Шуны онытырга ярамый: кешегә кое казысаң, кайчан да бер үзең үк шул коега төшәчәксең.