Катып бетмәгән боз өстендә балык тоту сезоны яңа фаҗигәләр алып килә

Лаеш районында Тетеево авылы янәшәсендә Иделдә кече суднолар буенча дәүләт инспекторлары 79 яшьлек ир-атның мәетен тапкан. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә 13.20 сәгатьтә 112 бердәм диспетчер номерына ирнең югалуы турында хәбәр алынган булган. Туганнары, аның җомга көн, 18 ноябрьдә, балык тотарга китүе турында фараз кылганнар.

Яр буен тикшергәннән соң, Кече суднолар буенча инспекция хезмәткәрләре 15 метр ераклыкта бәкедә ир-атның гәүдәсен таба. Һәлакәт урынына инспекторлар “Хивус-6” судносында килеп, ир-атның мәетен чыгара, аны полиция хезмәткәрләрен тапшыра.

Ир кеше боз юка булу аркасында су астына киткән дип фаразлана.

Татар-информ

Бәйле